Татар артистларының Башкортстандагы концертларын оештыручы, Хәния Фәрхигә туган ягында беренче концертларын куярга ярдәм итеп, озак вакытлар анын белән хезмәттәшлек иткән Ислам Халяпов вафат булган. Бу хакта Әнвәр Нургалиев хәбәр итә. «Сәнгатебез зур югалту кичерә. Ислам абый вафат. Бүген генә белдем, кызганычка...Карарга
Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова үзенең иҗатына күп еллар гашыйк булган тамашачысы Зөлфия ханымга туган көне белән котлап сюрприз ясаган.  Әниләренә бүләк ясап, балалары шундый истәлекле очрашу оештырган.  Карарга
Җырлы-моңлы гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева гаиләсендә 3 кыз үсеп килә. Шуңа карамастан, әле үзләре дә әниләренә һаман бала булып калалар. Шушы көннәрдә Булат социаль челтәрләрдә кызыклы видео урнаштырган.Карарга
Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә «Линар-Айгөл» хештэгы белән үзләренең мәхәббәт тарихларын яза иде. Ире Линар Юсиповның вафатыннан соң җырчы бу язманың соңгы, унсигезенче бүлеген язып чыккан.Карарга
Җырчы Гөлдания Хәйруллина Казахстанның Джалала-Абад шәһәрендә Сабантуйда катнашкан. Милли уеннар да уйнаган. Ә менә чүлмәкне вата алмаган. Әлеге кадрлар белән «Челнинские известия» газетасы уртаклаша.Карарга
Россиянең халык артисты, танылган җырчы Ренат Ибраһимов йөрәк өянәгенән вафат булды. Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова талантлы җырчы турында истәлекләре белән уртаклаша.Карарга
«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруы алып баручысы Замирә Рәҗәпова социаль челтәрендә татар эстрадасында мактаулы исемнәрне теләсә кемгә өләшүләре турында кызыклы пост урнаштырган. Аның бу язмасы бик күп комментарийлар һәм кайтавазлар җыеп өлгергән. Сез дә укып, үз фикерләрегезне калдырыгз әле: Карарга
Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә гаиләдә булган кризис чорын искә алып, Телеграм-каналында үзенчәлекле язма урнаштырган. Баксаң,  бДанир белән Миләүшә бервакыт чак аерылышуга кадәр барып җитмәгәннәр икән.Карарга
Ризван Хәкимов иҗат иткән “Исмә әле җил” җырына кавер яздырган һәм моны социаль челтәрдә урнаштырган Гөлназ Асаевага Ризван Хәкимовның кызы Альбина дәгъва белдергән. Ул җырчы авторлык хокукларын боза дип саный. Юристлар ярдәмендә судка бирәчәге хакында да белдерә.Карарга
Татар эстрадасы артисты Миләүшә Сафина кызы Мәрьямне шактый вакыт ялгызы гына тәрбияләде. Хәзер инде җырчының тормышы төптән үзгәрде: кияүгә чыкты - ире, кызы һәм улы бар. Алай гына түгел, Миләүшә өченчегә әни булырга җыена.Карарга
Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев урамда махсус грильдә каз пешерергә булган. Ләкин, русча әйтмешли, "что-то пошло не так". Артист каз түшкәсен яндырып-көйдереп бетергән. Инстаграмда ул шуның видеосы белән уртаклаша.Карарга
Мәскәүдә бер көндә ике концерт куйган Илсөя Бәдретдинованы бүләккә күмгәннәр. Җырчы шуларны видеода күрсәтеп уртаклаша. Чәчәкләр бәйләме, йомшак уенчыклар, курчак, тәм-том, хәтта гөмбә дә алып килгәннәр.Карарга
Соңгы елларда сәхнәдә сирәк күренә башлаган, моннан да бигрәк, хатыны белщн аерылышкан Руслан Кираметдинов инстаграмда Фирдүс Тямаев белән бергәләп онлайн концерт биргән. Фирдүс сәхнәдәш дустына синтезатор, баянда уйнап ярдәм иткән. Тамашачылары видео астында бик күп комментарийлар калдырган.Карарга
Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр иткәннән соң, халык Илмира Нәгыймованың инстаграмын төрле комментарийлар белән "шыплап тутырып баруны" дәвам итә. Кайберләрен җырчы сторисларында да күрсәтә.Карарга
Рынок жилой недвижимости предлагает самые разнообразные квартиры во вторичном фонде. Большинство – это готовое к заселению и проживанию жильё с косметическим или капитальным ремонтом. Однако в любом городе на досках объявлений о продаже недвижимости можно также найти множество объектов без...Карарга
Ире Руслан Кирамутдиновтан киткән Ильмира Нәгыймова банкетларда үзе генә эшләве турында хәбәр итә. Шулай ук ул яңа дуэтлар әзер булуы хакында да белдерә. Бу хакта ул инстаграмда сторисларында әйтә.Карарга
«Безнең гәҗит» газетасы баш редакторы Илфат Фәйзрахмановның 51 яшьлек дусты коронавирустан вафат булган. Бу хакта ул инстаграмда язып, видео белщн уртаклаша. «Тагын бер яңа кабер барлыкка килде. Дустыбыз Раилгә нибары 51 яшь иде. Ковид», — дип Илфат.Карарга
«Минем сәхифәмне күзәтүчеләр кемгә язганымны чамалыйлар. Минем бизәнүгә, киенүгә бәйләнәләр, тәнкыйть язып утыралар. Шуннан үзләренә рәхәтлек алалармы икән? Мине тәнкыйтьләп кәефемне төшерәм дип уйламагыз. Сезне кызганам гына мин, шул хәтле эчегез агу белән тулган! Мин артист кына түгел, мин — укытучы...Карарга
Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм боҗралы автоузышлар буенча Россия чемпионатының 5 нче этабында җиңү яулаган. Узышлар Мәскәү шәһәрендә үткән. Рөстәмне бүләкләү тантанасының видеолары белән Салават Фәтхетдинов инстаграмда бүлешә. «Матур, ышанычлы җиңү», — ди ул.Карарга
11 июль көнне икенчегә әти-әни булган Ризат һәм Зинира Рамазановлар уллары Риязның бәби ашын үткәрде. Мәҗлес Казанның затлы кафесында туганнары, якыннары һәм эстрада артистлары белән бергәләп зурлап узды. Моны алар өйләренә ул хәтле кунакларның сыеп бетмәве белән аңлаткан.Карарга
Кичә Габделфәт Сафинның улы Зөлфәтнең туе булган. Сөенче белән инстаграмда җырчының тормыш иптәше Рузилә Сафина уртаклаша. Рузилә Сафинаның сторисларында Габделфәт Сафинның чәчәк бәйләмнәре алуы, туйга китәргә җыену мизгелләре күренә. Кәләшнең әнисе яшь парга үзенең матур теләкләрен юллаган.Карарга
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмдагы язылучылары арасында “сорау-җавап” сәхифәсе оештырган.  Бу сөйләшүләрдә җырчы еш гашыйк булуын да яшерми. Иң кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.Карарга
Танылган көрәшче Ринат Фәхретдинов җырчы Элвин Грейга Уфада ачылачак Әр-Рәхим мәчете ачылышында азан укып катнашмаска киңәш итә. Билгеле булганча, яңа мәчеттә иң беренче азанны Элвин Грей укыр дип көтелә. Бу хакта Радик үз инстаграмында хәбәр иткән иде. Яңалык интернетчылар арасында...Карарга
Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова-Гәрәбә 175 мәктәптәге теракт вакытында һәлак булган укучыларга багышлап бәет язган. Ул аның белән инстаграмында уртаклаша. "җиде сабый бәете" дип атала...Карарга
Җырчы Ринат Рәхмәтуллин алып баручы, блогер Булат Гыйләҗев белән вайннарда төшә башлаган. Кепка, күзлек кигән, таякка таянган Ринат Рәхмәтуллин (бабай ролендә) яшь кыз (Булат Гыйләҗев) белән очрашуга килә.Карарга
Декрет ялында булган Диләрә Илалетдинова үзенә яңа шөгыль тапкан. Ул заманадан калышмыйча TikTok видеолары төшерә башлаган. Иң кызыгы, җырчының бу видеоларын халык та яратып өлгергән. Мәсәлән, «Мунча ташы» артистларына «пародия» дигәнен 10 мең чамасы кеше караган.Карарга
Җырчы Динә Латыйпова – Инстаграмдагы сәхифәсен үзенчәлекле итеп алып баручы артистларның берсе. Ул анда һәрдаим хикәяләрдән өзекләр урнаштыра. Шундыйларның берсе “Атаказ биюе” хикәясе. Аның беренче бүлеге узган елның ноябрендә чыккан булган. “Фикерләрегез белән сак булуыгыз сорала, хикәянең хуҗасы безнең арабызда”, -...Карарга
Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова төпчек кызына дип алган җиһазларны күрсәтеп, бүлмәгә видео-экскурсия үткәргән иде. "Бала тугач кирәк-яраклар да арта, кроватка , комод, шкаф, пеленалка, коляска кирәк, анысы кирәк, монысы кирәк" дип уртаклашкан иде җырчы, Ариананың бүлмәсен күрсәтеп.Карарга
Кичә Казанның УНИКС концертлар залында «Музыкаль Сабантуй» гөрләде. Тамашадан соң  интернетта Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинованың өчпочмак тотып сөйләшеп утырган видео таралды. Бу кадрларны Фирдүс Тямаев үз инстаграмына элгән.Карарга
Ришат Төхвәтуллин тиздән сатуга үзенең тормышы һәм иҗаты турында китап басылып чыгачагы турында хәбәр итә.  Ул «Мой путь. Биография Ришата Тухватуллина» дип атала. «Китабым үз балам кебек шулкадәр кадерле. Анда минем балачактан бүгенге көнгә кадәр үзем турында мәгълүмат тупланган», — ди ул.Карарга
Башкортстанның Алтынай Вәлитов исемле җырчысы Фирдүс Тямаевка "вызов" ясаган. Ул инстаграмга концерттан видео куйган: анда артист сәхнәдән тамашачылар өстенә сикереп төшә, аны залдагы кешеләр тотып алып күтәрә. «Тямайга вызов! Булдырасызмы?» - дип яза ул видео астына.Карарга
Өченче сабыйларын көтүче Азат һәм Алсу Фазлыевлар тамашачылары белән ресторанда төшергән кызыклы видео белән уртаклашкан. Анда йөкле Алсу ипи өстенә варенье ягып, шуның өстенә тозлы балык куеп ашап утыра.Карарга
Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда алкоголь темасына карата кызыклы язма элгән. Баксаң, җырчы гомумән исерткеч эчемлекләр кулланмый икән. Баш тартуы дини карашлар аркасында түгел. "Бу минем шәхси карар", - дип яза ул.Карарга
Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котларга Башкортстан Башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Радик Юлъякшин (Элвин Грей) килгән. Бу күренешне видеога җырчы Рифат Зарипов төшергән.Карарга
Җырчы Лилия Муллагалиева, Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахмановка багышлап, бик матур шигырь урнаштырган. Сагынырбыз инде... (Яраткан җырчыбыз Винера Ганееваның сөекле тормыш иптәше, гаҗәеп кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, зирәклеге, тырышлыгы белән куңелләребезне яулаган дустыбыз - Камиль Фәйзрахмановка багышлана) Күзләр тидеме икән әллә...Карарга
Җырчы Рамилә Хәйретдинова ире Рамилнең балаларына дога өйрәткән күренешне видеога төшереп, инстаграмга элеп куйган. Әлеге кадрлар тамашачыларының күңеленә бик тә хуш килгән.Карарга
Артист Илсур Мортазаның тормыш иптәше - “Шахбан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте солисты Мортазина (Шәрәфетдинова) Мәүлидә Нургали кызына “Татарстан Республикасының атказанган артисты” мактаулы исеме бирелгән.Карарга
Илсөя Бәдретдинованың Чаллыдагы концерты вакытында көтелмәгән хәл булган. Сәхнәгә чыккан тамашачысы җырчыга бала ясап бирергә тәкъдим иткән. Видео белән Илсөя Бәдретдинова үзе уртаклаша.Карарга
Ришат Төхвәтуллин белән Ришат Фазлыйәхмәтов кызыклы яңалык уйлап тапкан. Артистлар татар эстрадасы җырчыларын үзенчәлекле баттлга дәшә. Үзенчәлеге шунда ки, микрофонсыз баянга кушылып җырларга кирәк.Карарга
Омскидагы казарма җимерелгәннән соң аяксыз калган блогер, күптән түгел Эльбрусны яулаган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев сөенечле хәбәр белән уртаклаша. Паралимпияченең исеме Гиннес рекордлары китабына керәчәк. «Миңа бүген китап вәкиле шалтыратты. Бу бик шәп! Мин бик шат. Миңа кулларымда Эльбрусны яулавымны дәлилләгән...Карарга
Җырчы Миләүшә Сафина Инстаграм сәхифәсендә кызы Мәрьям һәм улы Данияр турында “киңәш” бирүчеләргә җавабын язды. Эш шунда, улы туганнан соң, Миләүшә Мәрьямне вакытлыча әнисе янына Балтачка кайтарды. Дөрес, ул кызын Казанга еш алып килә.Карарга
Җырчы Ришат Төхвәтуллин «Сәйлән» телевизион балалар проектында жюри буларак катнашканнан соң талантлы балалар өчен музыкаль продюсерлык үзәге ачкан. Халкыбызның талантларга бай булуына тагын бер кат инандым, ди ул.Карарга
Татар эстрадасының энергияле җырчысы Мөнир Рахмаев 18 март көнне тәүге тапкыр әти булган иде. Хатыны Илсөяр белән алар нарасыйга Асмира дип исем кушты. Шушы көннәрдә артист инстаграмда бәләкәчнең фотолары белән бүлеште.Карарга
Җырчы Азат Фазлыевны хейтерлар бимазалый башлаган, ахрысы. Комментарийлардан аңлашылганча, кайберәүләргә артистларның ябырылып челтәрле маркетингка керүләре ошамый, күрәсең. Җырчы инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итеп: «Тынычланыгыз әле, кайберәүләр. Кирәкмәгәнгә нерв кылларында уйнамагыз әле, гитарада уйнагыз. Безнең өчен борчылмагыз. Рәхәт бит яшәүләре, матур бит...Карарга
Җәвит Шакиров үзенең инстаграмында Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсәннең туган көнендә булган кызыклы хәл белән уртаклаша. Юмор остасы Фирзәр Мортазинның кача-поса уылдык ашаган видеосын тамашачылары игътибарына чыгарган.  «Салават сөйләгән арада качып уылдык ашаган идек, дошманнар төшергәннәр», — дип яза ул.Карарга
Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсендә күңелләрне куптара торган пост урнаштырган. «Әти баянын сагынган, дустым аны өр-яңа итеп ясап бирде, бармаклары бик йөрмәсә дә, көен чыгара. Моң-сагыш көйләрендә! Әй шатланды инде баянына!» — ди ул. Әнвәр Нургалиев үзе дә баянга кушылып җырлый.Карарга
Ландыш Нигъмәтҗанованың дүртенче бәбиен көтүе билгеле булган иде. «Әлегә кем туачагын белмибез. УЗИларга да әллә ни еш йөрмим. Алла теләсә, кем туачагын белгәч тә әйтмәячәкмен. Балабыз дөньяга килгәч, барысы да белерләр. Уйлап куелган бер-ике исем бар. Әмма алары да әле төгәл түгел. Шулай да мин бер...Карарга
Танылган алып баручы һәм шагыйрәЛәйлә Дәүләтова инстаграмында кызыклы язма урнаштырган. Әлеге постны укый башлаган язылучылары, йомшак итеп кенә әйткәндә, шок хәлендә калган. «Юк кына сәбәп аркасында аерылыштык. Очрашырбыз дип шашынган йөрәгем бозга әйләнгәндәй булды. Вакытлыча гынадыр дип, өметләнәм... " дип...Карарга
Салават Фәтхетдинов инстаграмда язылучыларын шаккаттыруын дәвам итә. Бу юлы тулыр-тулмас чиләк сөт күтәреп кайткан. “Хөрмәтле җәмәгать, завферма эштән кайтты. Менә 4 көн буена шулчаклы сөт җыелды яңа кәҗәдән. Хәзер кәҗә сөтеннән сыр ясыйбыз. Рецептын җибәрербез, — ди ул.Карарга
Танылган юмор остасы, соңгы арада халыкны «Шәрәпҗан маҗаралары» исемле видеолары белән сөендерүче Рамил Шәрәпов люпиннар белән фотога төшүче хатын-кызларга пародия ясаган. Шәрәпҗан, чәчәкләр арасында сикереп йөргәндә, ялгыш кына мыегын да «югалткан».Карарга
Ришат Фазлыйәхмәтов тамашачыларын түләүле онлайн концертына чакыруы интернетта зур бәхәс куптарган. «Бу сиңа бер дә охшамаган. Оят түгелме? Салават һәм Зәйнәб тә бушка куйдылар» дип яза халык.Карарга
Танылган актриса Хәлимә Искәндәрова һәм Николай Носовның улы Игорь Носовка бу атнада коронавирус дигән диагноз куелган. ТНВ журналистына интервьюсында ул авыруның симптомнары турында сөйли.Карарга
Африка егете Оливер Мукенди моннан берничә ел элек татарча теттереп "Эх, алмагачлары!" татар халык җырын башкарып танылган иде. Аннан соң ул бер ара Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөрде, шактый дан казанды. Африканың Конго иленнән килгән Оливер узган ел июль аенда...Карарга
Башкорстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиевның 80 яшьлек әнисе Нәсимә апа 6 апрельдә вафат булды. Үлгәннән соң анда коронавирус авыруы булуы ачыкланды. Ләкин Нәсимә апаның әлеге йогышлы авырудан үлмәвен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзе раслады. Җырчы үзе дә кадерле кешесенең үлеменең сәбәбе...Карарга
Гүзәл Уразова бу көннәрдә аш бүлмәсендә мәш килүе хакында язып чыккан.  «Бүген бездә, балалар соравы буенча, пицца һәм алма пирогы. Хәзер иртәгә нәрсә пешерергә дип, теләкләрен яудырып утыралар. Вәт рәхәт чаклар!» — ди ул.Карарга
«Татар радиосы» ди-джее Айгөл Нәҗипова кияүгә чыга. Сөйгәне Гомәр белән алар никах укытганнар. Сөенечле хәбәрне «Татар радиосы» инстаграмда җиткерә.Карарга