Спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән һәр кешене билгеле бер яшькә җиткәч, саулык борчый башлый. Ягъни, телисеңме-юкмы, дигәндәй, спортта алган бәрелү, җиңелчә имгәнүләр, вакытында дәваланса да, соңрак барыбер үзен искә төшерә.

20 елдан артык көрәш мәйданнарында “ватылган” Татарстанның халык артисты Вил Усманов та сызлануын яшерми.

– Көрәштә гөрселдәп җиргә килеп төшкән чаклар аз булмады. Спорт залларында идәнгә калын келәм җәелә дә, кайбер авыл сабантуйларында коры җиргә басып көрәшә идек. Һава торышының үзгәрүенә дә бәйле түгел, сызланмаган көнем юк. Җитмәсә, берничә ел элек, юл кырыенан велосипедта барганда машина бәргәч тә, озак вакыт аңсыз ятканмын. Баш сөягенең бер өлеше ярылган иде, аның да сызлавы гел җәфалый, – ди җырчы.

Спорт хакына саулыкны корбан итеп, ирешелгән уңышларның әҗере ике яклы: сөендерә дә, көендерә дә. Алтынчы дистәсен вакларга керешкән җырчының шау-шулы бәйрәмнәрдән бизеп, тынычлыкны яратуы да шуңа ишарә. Быелгы яңа елны да ул Көек бистәсендә салынган зур йортында күршеләре белән каршылаган.

– Хатыным Гөлфия каз пешерде. Күршеләр керде. Мунча яктык. Тыныч ял иттек. Гөлфиям дә гомере буе мәктәптә эшли, татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Мәктәп ыгы-зыгысынан бик арый. Кызларыбыз буй җиткән, тормышланмыйлар әле, шуңа гына әзрәк борчылам. Оныклар сөясе килә, дип ашыктырам да үземчә. Аллаһының язган сәгатендә барысы да булыр,иң мөһиме исәнлек кирәк. Гөлфия белән үзебезне кадерләп яшәр яшькә җиттек. Әле менә авылга – әни янына кайтып килдек. Рәсимә әни 75 яшен тутырды, аның да саулыгы чамалы. Төп нигездә ялгызы яши, кыш чыгарга булса да Казанга алып килик дим дә, тыңлыймы соң авыл кешесе? Йортын бер көнгә дә калдырып китәсе килми әнинең. Ярый әле сеңелкәш гаиләсе белән авылда тора, әнигә көндәлек ул күз-колак. Энекәш Баулыда, миңа караганда әнигә якынрак. Калганы барысы да бер җайда, матур гына тормыш итәбез, – ди Вил Усманов.

Чыганак Шәһри Казан

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

12 − 10 =