Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей авырып киткән. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә.
«Концерттан соң тавыш утырды. Дару әзерләдем. Мөгаен авырганмындыр, шуңа – йон оекбаш, мич. Мин хәзер бабай кебек», – дип уртаклаша ул социаль челтәрләрдә.
Авырып китүенә карамастан, Ижаудагы концерты кичектерелмәгән, ул якын арада узачак, диелә.