Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева инстаграмдагы язылучылары арасында “сорау-җавап” сәхифәсе оештырган.  Бу сөйләшүләрдә җырчы еш гашыйк булуын да яшерми. Иң кызыклы җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

— Буегыз һәм авырлыгыгыз нинди?

— Буем – 170 см. Кияүгә чыкканчы, ике бала тапканчы, авырлыгым 55 кг иде. Хәзер — 65 кг.

— Еш гашыйк буласызмы?

— Әйе, чөнки иҗат кешесе ансыз иҗат итә алмый. Ә менә гашыйк булу һәм чын ярату арасында аерма бар. Анысы еллар дәвамында гына сынала.

— Ирегездән аерылырга җыенасыз дигән имеш-мимешләр ишетелде. Әллә инде аерылдыгызмы?

— Мондый имеш-мимешләрнең булуы шәп! Димәк, күз тимәячәк.

— Каенанагыз, каенатагыз турында языгыз әле.

— Әтиебез инде безнең арабызда юк. Ә әниебез, Аллага шөкер, исән-сау. 84 яшен тутырды.

— Әгәр сезнең турында фильм төшерсәләр, ничек аталыр иде ул?

— Шәп сорау! “Үзеңә ышан” дип аталыр иде. Киләчәктә чыгарырга хыялланган китабымның исеме дә шулай булачак.

— Күлмәкләрең күп. Искеләрен кая куясың?

— Кайберәүләрен сатам, кайберләрен бүләк итәм, кайберләре кызыма кала.

— Кызыгызга кияү эзләргә ярдәм итәчәксезме?

— Бу эштә мин ничек ярдәм итә алам? Аларга бит тормыш итәсе. Мин аның адымын хуплый гына алам. Кызым дөрес адым ясар дип беләм һәм ышанам.

— Камил кая укый? Кемгә?

— Камил Мәскәүдә ГИТИСта актерлык факультетында укый.

— “Бичаракай” фильмында төшкән идегез. Тормышта шул образ буенча тәнкыйть ишеткәнегез булдымы?

— Ооо, ул “Бичаракай”дан соң күпме кеше мине күрә алмады. Хәтта урамдагы әбиләр артымнан барып төкерә иде. Димәк, ышандырып уйнаганмын.

— Авырлыкларны ничек җиңәсез?

— Мин үземнән башладым. Бик күп марафоннарда катнаштым. Үзаң өстендә эшләдем. Беркем дә безнең хаталар һәм уңышсызлыклар өчен гаепле түгел. Барысы да башыбызда.

— Яшь балалы гаиләләргә нинди киңәшләрегез бар?

— Балалар шундый тиз үсә. Күбрәк сөеп калыгыз, көн саен кочаклагыз, үбегез, матур сүзләр әйтегез. Һәрбер бала мәхәббәттә үссен.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двенадцать − шесть =