Кичә Казанның УНИКС концертлар залында «Музыкаль Сабантуй» гөрләде. Тамашадан соң  интернетта Фирдүс Тямаев белән Илсөя Бәдретдинованың өчпочмак тотып сөйләшеп утырган видео таралды. Бу кадрларны Фирдүс Тямаев үз инстаграмына элгән.

Видеода Фирдүс: «Илсөя, яратам мин сине, хөрмәт итәм. Карап торам да, син дә картаеп киткәнсең», — ди. Аңа җавап итеп Илсөя: «Син үзеңне матур кеше дип уйлыйсыңмы соң ул? Ике бөртек чәчең бар, анысы да агарып беткән», — ди.

Аннары артистлар гастроль тормышы авыр булуы, юллар ардыруы турында гапләшә.

Бер инстачы аларга «Зарланып утырмагыз, колхозда эшләгез. Анда куып та җибәрмиләр» дип комментарий калдырган.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × три =