Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова үзенең иҗатына күп еллар гашыйк булган тамашачысы Зөлфия ханымга туган көне белән котлап сюрприз ясаган.  Әниләренә бүләк ясап, балалары шундый истәлекле очрашу оештырган.  

«Үземнең «поклонница»ны туган көне белән котладым. Аның балалары шулай итеп сюрприз ясадылар. Элек мин аңа ел да видео-котлау җибәрә торган идем, быел менә ресторанга ук барып котладым!

Без беренче тапкыр күрештек. Бу бик дулкынландыргыч булды, хәтта минем дә күзләрдән яшьләр килде. Барчабызга да шундый балалар насыйп итсен иде.

Ә мин үземнең туган көндә мине Сосо Павлиашвили котлавын теләр идем. Кем белгән, бәлки, минем хыял да чынга ашыр әле», – дип уртаклаша Алсу Әбелханова.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

16 − 6 =