Казандагы концерты барышында Гүзәл Уразова тамашачаны шаҗәпкә калдырып, «Без тагын бала көтәбез!» — дигән белдерү ясады.
– Әйтмәм дә дигән идем… Әйтсәм, әйтим инде… Без тагын бала көтәбез бит! – ди җырчы.
Халык алкышларга күмеп, котлау сүзләре яудыра башлагач кына җырчы, көлеп, сүзен дәвам итә:
– Хәзер инде баланың төнге клубтан кайтуын көтәбез, дим. Әллә нәрсә уйлап утырмагыз. Теге дүртесен кеше итәсе бар әле, – ди җырчы.