ТНВ алып баручысы, җырчы Эльвира Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсен югалткан. Әлеге аккаунтта ул 5 яшендә фаҗигале вафат булган кызы Аида турында яза, аның фото-видеолары белән уртаклаша иде.

«Тормышым тагын 180 градуска үзгәрде… Соңгы айда ниләр генә булмады. Мин социаль челтәрдәге сәхифәмне югалттым. Белмим, моны кемдер махсус эшләдеме, әллә инде социаль челтәрнең көйсезләнүеме. Ләкин бу миңа бик начар тәэсир итте. Аккаунтымда Аида белән бәйле күп истәлекләр сакланган. Минем аккаунтны Аиданы яраткан кешеләр укып бара иде. Мин кызымны икенче тапкыр югалттым.

Эшләгәннәремнең нәтиҗәсе бер секунд эчендә юкка чыкты. Бәлки, сәхифәмне кире кайтара алырмын, дип өметләнәм әле. Әлегә яңа сәхифә ачтым һәм төп постларны шунда урнаштырдым. Мине югалткан кешеләргә сәлам. Яңа сәхифәмдә алга таба планнарым белән уртаклашып барачакмын. Сезнең белән элемтәдә булуыма шатмын. Сезне яратып, Аида»,– дип уртаклаша уд.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двенадцать − два =