Руслан Кираметдинов Яңа елны кем белән каршы алачагын әйткән. Бу хакта ул «Туган тел» телеканалы тапшыруы барышында алып баручы Ирина Вәлиуллинага сөйләгән.
«Яңа ел – гаилә бәйрәме. Элегрәк мин бу бәйрәмне гаилә белән үткәрә идем, хәзер инде әти-әниләр, балалар белән уздырырга тырышам. Быел, Алла теләсә, Яңа елны балалар белән каршы алачакбыз. Улым: «Әти, бергәләп каршылыйсы килә», – дип шалтыратты инде. Яңа ел мизгелләрен кечкенә чакта бик көтә идем. Кыш айларын шушы бәйрәмгә әзерлек өчен яратам. Ә инде кабат кыш азрак туйдыра башлый», – дип белдергән җырчы.