Фирдүс Тямаев төркемендә эшләгән Гөлзада Шакирҗанова Салават Фәтхетдиновның җыр театрына күчкән. Бу хакта артист кыз сторисларында уртаклаша.
Шушы көннәрдә Гөлзада беренче тапкыр Салават Фәтхетдиновның УНИКС концертлар залында баручы «33 сезон» исемле концертында чыгыш ясаган.