Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм боҗралы автоузышлар буенча Россия чемпионатының 5 нче этабында җиңү яулаган. Узышлар Мәскәү шәһәрендә үткән. Рөстәмне бүләкләү тантанасының видеолары белән Салават Фәтхетдинов инстаграмда бүлешә. «Матур, ышанычлы җиңү», — ди ул.
Җырчыны сәхнәдәшләре һәм виртуаль тамашачысы котлаган.
«Рөстәм булдыра, уңышлар», «Алга, Татарстан! Артка караш юк. Рөстәм Нургалиевичтан үрнәк алган, бәлки булачак президентыбыздыр әле», «Әти-әнисенең горурланырлык улы» — дип язалар.
Посмотреть эту публикацию в Instagram