Россиянең халык артисты, танылган җырчы Ренат Ибраһимов йөрәк өянәгенән вафат булды. Шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова талантлы җырчы турында истәлекләре белән уртаклаша.

«Эх, бүген Россиянең халык артисты Ренат әфәнде Ибраһимов якты дөньядан киткән. Җырчының хәле өендә авырлаша. Аыгыч ярдәм җырчының гомерен саклап кала алмый. Йөрәк…

Ренат әфәнде белән берничә концертта эшләү бәхете насыйп булды. Искиткеч матур дуэтыбыз да бар.

Никадәр зур шәхес булуына карамастан, үзен шулхәтле гади, кешелекле тотуына, сәхнәдәге энергетикасына, ихлас елмаюына, бәрхет тавышына, яшьләрчә җиңел хәрәкәтләренә, якты-матур уйларына ихластан сокланган идем. Дөньяның тәмен белеп, рәхәт итеп яшәде. Ренат әфәнденең хәзерге гаиләсе турында «Адәм белән Һава» тапшыруы да эшләгән идем. Үз өендә. Урман эчендә. Бик кызыклы, шәп тапшыру чыккан иде. Искиткеч ачык йөзле, саф татарча сөйләшүче, бик акыллы, үзеннән 30 яшькә яшьрәк хатынына, берсеннән-берсе кечкенә, йөгереп йөргән сабыйларына шаккатып кайткан идем. Ялгышмасам, узган ел хәзерге хатыныннан бишенче баласы туган иде.

Соңгы елларда Ренат ага үзе дә татарча матур сөйләшә башлады. Намазлы, иманлы, динле кеше иде», — дип яза шагыйрә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

17 + 20 =