Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова төпчек кызына дип алган җиһазларны күрсәтеп, бүлмәгә видео-экскурсия үткәргән иде. «Бала тугач кирәк-яраклар да арта, кроватка , комод, шкаф, пеленалка, коляска кирәк, анысы кирәк, монысы кирәк» дип уртаклашкан иде җырчы, Ариананың бүлмәсен күрсәтеп.


Ләкин бу видео кайбер тамашачыларда канәгатьcезлек уяткан. Аны мактануда гаепләгәннәр.

«Дуслар беркөн кровать белән комод алдык әле дип видео куйган идем. Шуңа кайбер кешеләр, менә мактанасыз дип мәш китергәннәр. Самойловага күптән түгел Джиган (Россиянең танылган реп-җырчысы — ред.) 35 млн Ролс ройс бүләк итте. Постлары астында мактанасыз дигән язулар күрмәдем, барсы да котлап язганнар. Нигә шулай икән ул?
Кровать һәм комод та булдымы горурланырлык мактанырлык әйбер? Сөенмәсәңдә һич югында көенә торган әйбер түгел ич инде име? Шаккатам мин короче!» — дип пост куйган Гүзәл Уразова моңа җавап итеп.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − девять =