Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин «Россия 1» каналына Андрей Малахов янына барган. Җырчыны «Привет, Андрей» тапшыруында күрсәтәчәкләр, дип язган идек.


Бу хакта  Ришат Төхвәтуллин социаль челтәрдә «Үземнекеләргә тапшыруны төшереп бетерүгә үк: «Зинһар, бу тапшыруны карый күрмәгез!» – дип кисәтеп куйдым» дип яза.

Моның сәбәбен ул болай дип уртаклаша:

«Озакка сузылган Себер гастрольләреннән соң бары 2 сәгать йоклаган килеш Нижневартовскийдан Мәскәүгә очтым. Аэропорттан – туры съемкага. Бары башны юып алырга гына бераз вакыт бирделәр.

Съемка бик оештырылган төстә узды, команданың чын профессионаллар икәне күренеп тора. Бар да яхшы гына бара иде кебек… Андрей әти-әнием катнашындагы видео күрсәткәнче. Бу – минем өчен сюрприз иде. Әллә арыган булганга, әллә якыннарымны нык сагынганга, артык хискә бирелеп киттем бугай. Кыскасы, мине мондый халәттә күрүләрен теләмәгән идем, тик федераль каналдан күрсәткәч, аны инде яшереп калып булмас. Әйтергә онытып торам икән, федераль каналда төшү – минем бер хыялым иде, һәм ул тормышка ашты, – ди Ришат Төхвәтуллин.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

1 × 4 =