Татарстанныж атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованы мошенниклар бимазалый. Аның Чаллыда булачак концертларына 50 процент ташлама белән ялган билетлар сата башлаганнар. Бу хакта җырчы үзе кисәтә:
«Игътибар! 50 процент ташлама, дип алдап, билет саталар! Бу билетлар белән залга кереп булмаячак. Алданмагыз!» – ди Илсөя Бәдретдинова.