Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә «Линар-Айгөл» хештэгы белән үзләренең мәхәббәт тарихларын яза иде. Ире Линар Юсиповның вафатыннан соң җырчы бу язманың соңгы, унсигезенче бүлеген язып чыккан.

«Унсигезенче, соңгы серия!

Һәр китап, һәр кино кайчан да булса төгәлләнә. Безнең сериал да, өч көн эчендә башланган кебек, тиз, көтелмәгәнчә һәм бик фаҗигале тәмамланды…

Үлем – һәрвакыт куркыныч, ул – күз яшьләре, әрнү, югалту, бушлык. Тормыш моңа кадәр һәм аннан соңга бүленә.

Бернәрсәгә дә карамастан үземнең иң бәхетле хатын-кыз булуым турында әйтәсем килә. Мин мәхәббәт, шатлык, сәяхәтләр, хис-кичерешләр, ирек, матурлык, елмаю, иң якты төсмерләр белән тулган бәхетле гомер кичердем.

Әйе, нибары 25 ел. Ләкин бәлки кем дә булса бер генә шундый ел турында хыялланадыр. Шуңа күрә мине кызганырга кирәкми.

Аллаһы Тәгалә безгә искиткеч акыллы, сәламәт, зирәк, игелекле, аңлый торган, тәртипле, кешелекле балалар бүләк итте.

Ә хәзер үлем турында.

Хәзрәткә: «Ни өчен шулай иртә?» – дигән сорауны биргән идем. Ни өчен яхшы кешеләр иртә китә, ә кайберәүләрне (эчкече, йортсыз кешеләрне) Аллаһы Тәгалә үзе янына алмый.

Җавап: «Аллаһы Тәгалә кешене үз янына алып, алдагы тагын да куркынычрак сынаулардан яклап кала. Бәлки ул алга таба да яшәсә, берәр яман чир белән авырып китәр, яки үзе дә белмичә берәр гөнаһ кылыр иде».

Аллаһы Тәгалә аны үз янына Линар инде бик күп изге эшләр кылгач, Изге айларда алды.

Линар турындагы төшләрне сөйләгәч, хәзрәт аны күкләрдә кабул иткәннәр диде.

Без аллаһы Тәгаләнең карарын үзгәртә алмыйбыз. Безгә аның белән килешергә һәм моны кабул итәргә генә кала. Иртәме, соңмы, без барыбер шунда барачакбыз.

Линарым, барлык планнарыбызны тормышка ашырырга, барлык эшләребезне ахырына җиткерергә сүз бирәм. Мин алга таба да син теләгәнчә яшәячәкмен .Бәхетле тормышыбыз өчен рәхмәт. Мин синең белән бәхетле идем, алга таба да минем белән горурланырсың. Йөрәкләребездә мәңге яшәрсең», – дип язган Айгөл Бариева.

Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × два =