Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова социаль челтәрдә үзенең «права»га кайчан укуы һәм ничек алуы турында язган. Аның язмасы халыкта төрле фикерләр уяткан. 

«Правага безне 10 класста укыта башладылар. Хезмәт дәресендә, мәҗбүриләп. Бөтен класс китте машина йөртергә өйрәнергә, без ике кыз – тегү курсына. Бер алъяпкыч тектек тә, ике бала белән мәшәкатьләнмибез, дигәннәрдер инде, безне дә «водительләр» курсына җибәрделәр. Әй карыштым, әй барасы килмәде. Әлеге дә баягы әни «бар, кирәге чыгар» дип укытты. Мин: «Мәңге машина йөртмим, минем кайдан машинам булсын!» – дигән идем. Хәзер тәүлекнең яртысы рульдә уза. Права алганга 26 ел, рульдә – 17! Исән-сау, казасыз, штрафсыз һәм ременьны эләктереп йөрик», – дип язган Замирә.

«Мактанчык», «Хәзер машинаны эте дә, бете дә йөртә инде. 20-30 ел элек машиналы кеше әллә кем кебек иде. Хәзер бер дә шаккатырлык түгел инде», – дип комментарий калдырганнар язылучылары.

Моңа җавап итеп Замирә: «Минем мәктәп тарихым һәм 17 еллык машина йөртү стажым сезнең күңелегезгә тияр, дип уйламаган идем», – дип язган.

Зәмирә Рәҗәпованың социаль челтәрдәге битеннән

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

20 − 2 =