Татар эстрадасы артисты Миләүшә Сафина кызы Мәрьямне шактый вакыт ялгызы гына тәрбияләде. Хәзер инде җырчының тормышы төптән үзгәрде: кияүгә чыкты — ире, кызы һәм улы бар. Алай гына түгел, Миләүшә өченчегә әни булырга җыена.

«Өченче сабыебыз белән очрашуга бик аз вакыт калды. Мин көн саен җиңел бала табуга әзерләнәм, дөрес сулыш алырга өйрәнәм. Нәкъ менә шулар миңа Даниярны тапканда ярдәм итте. Яхшы кәеф, тирән сулыш, әйбәт фикерләр һәм тиздән мин улым белән очрашачакмын. Чынлыкта исә, тагын бер баланы Данияр туганнан соң ук планлаштырдык. Бөтен кием-салымны нейтраль төсләрдә сатып алдык, аларны беркемгә дә бирмәдек, ерак тартмага яшермәдек, чөнки тиздән кирәк булачакларына эчтә ышаныч бар иде. Мин аларның бергә үсүләрен, бер-берсенә ярдәм итүләрен һәм, әлбәттә инде, Мәрьям өчен иң якын кешеләр булуларын телим. Бик тиздән, Иншә Аллаһ? минем ике улым булачак инде! Һәм бу фикер мине гаять бәхетле итә», — дип уртаклаша җырчы.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

шесть + пятнадцать =