«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруы алып баручысы Замирә Рәҗәпова социаль челтәрендә татар эстрадасында мактаулы исемнәрне теләсә кемгә өләшүләре турында кызыклы пост урнаштырган. Аның бу язмасы бик күп комментарийлар һәм кайтавазлар җыеп өлгергән. Сез дә укып, үз фикерләрегезне калдырыгз әле: 

«21 ел элек мин үзем өчен алып баручы һөнәре сайладым. Җырлауга караганда матуррак сөйлим дигән фикергә килдем. Турысын әйткәнгә гафу итегез, әмма мин кайбер атказанган артистларга караганда әйбәтрәк җырлыйм. Әгәр дә миңа хитлар авторы Айдар Тимербаев җырлар язса, аранжировкаларны заманча татар эстрадасының даһие Марат Мухин ясаса, миннән ярыйсы гына җырчы чыгачагына иманым камил.

Әмма сүзем башка нәрсә турында. Мөмкинлекләремне арттырып бәялим дип уйламагыз, бүгенге татар эстрадасын күзәтеп кенә шулай фикер йөртәм. Әгәр дә мин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев кебек татар җыры мэтрлары чорында яшәсәм, банкетларда җырларга да җөрьәт итмәс идем. Чынлап.

Бүген бер атказанган артистның сәхифәсенә юлыктым, әлеге постны язу идеясе шуннан соң барлыкка килде. Әлеге җырчының атказанган исеме булуы турында социаль челтәрдәге сәхифәсе аша гына белдем. Лентада аның башкаруындагы җырларны да табып алдым. Куркыныч русча акценттан кала берни дә юк. Мин профессионал түгел, килешәм, әмма һөнәрем минем ишетү сәләтемемне үстерде. Әгәр дә шушы көннәрдә «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын төшергәндә бернинди шикләнүсез килгән кунагымны Татарстанның атказанган артисты дип атамаган, ә ул исә мине андый исеме булмавын әйтеп бүлдермәгән булса да бу кадәр үк гаҗәпләнмәгән булыр идем әле. Әлеге кунагым – искиткеч тавыш иясе, күпләрнең яраткан җырчысы Дәниф Шәрәфетдинов. Чагыштырып карау өчен атказанган артист Филүс Каһиров һәм шушы аз гына да тавышы булмаган җырчыны да алырга була. Кыскасы, сез мине аңладыгыз», – дип яза Замирә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

двадцать − 8 =