Гомрә хаҗына сәфәр кылучы җырчы Айгөл Бариева тамашачыларның, интернетчыларның күпсанлы сорауларына җаваплар биргән. Кече хаҗ сәфәреннән кайтканнан соң яулык ябачакмы? Җырчы болай ди:

«Әлеге сорау минем үземнең алдымда да торды. Бу турыда хәзрәт белән дә сөйләштем. Ул мондый карарларның әкренләп, үз вакыты белән кабул ителергә тиешлеген аңлатты, аеруча минем очракта. Чөнки мин – ялгыз хатын-кыз һәм мин яшәү өчен акчаны бары тик сәхнәдә җырлап кына табам.

Яулык бәйләү – уен эш түгел. Аны бүген ябып, иртәгә салып булмый. Яулык бәйләсәм, мин тулысынча үземнең яшәү рәвешемне үзгәртергә тиеш булам. Мин инде башка сәхнәдә җырлый алмаячакмын. Әкренләп, мин моңа килермен дип уйлыйм, чөнки мин рухи яктан инде әзер», – дип аңлаткан Айгөл Бариева.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

два + три =