Интернетта «Ут хатын» («Женщина огонь») буларак танылган Чистай блогеры, хәләл «Хозур» кафесы җитәкчесе Гүзәл Хөснетдинованың кызы Ранияне Чистай үзәгендә мөселман кызлары кыйнаган. Социаль челтәрләрдә блогер болай дип яза:
«Мин бөтенесен дә аңлыйм. Әйе, мин дә балачакта сугыша идем, «бандитка» булдым. Рания дә фәрештә түгел, ул үзен яклый ала. Ул да минем кызлар белән сугышкалый, мин аңа игътибар да итмим. Кем белән булмаган… Әмма бер кызга каршы бишәү чыкканнар. Аны типкәләгәннәр һәм чәченнән өстерәп йөргәннәр. Бу хәлне болай гына калдырырга ярамый. Ранияне «миллионерша кызы укырга килгән» дип үртәгәннәр.

Кызлар сугышкан вакытта, алар янына мәрхүмә сеңлемнең кызы Ләтифә килгән. Аңа: «Бар кит моннан! Синең әниең бөтенләй юк!» — дип әйткәннәр. Бу «ерткыч»ларның ата-аналары! Үз балаларыгызны тәрбияләгез. Тормышның бумеранг булуын онытмагыз!

Аллаһ барысын да күрә. Үз балаларымны рәнҗеттермим. Алар минем баламның намусына кагылды. Кеше алдында яулыгын салдырганнар. Дуслар, мин «шок»та. Ирем Рушан нык ярсыды.

Ирем кызымны травматологиядә тикшертте, тукмау эзләрен теркәделәр. Эчке органнарына зыян килмәгән. Без полициягә гариза язабыз. Камералардан видеоларны алабыз. Миңа ТНВ журналистлары чыкты. Бу хәлне бөтен җиргә таратам. Хәзер ничек дөрес эш итәргә кирәклеген уйлыйбыз», – дип язган ул.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

14 + 13 =