Зәйнәб Фәрхетдинова инстаграмга бер үзенчәлекле видео урнаштырган. Әлеге видеода ул үзенең балачагын күргән.

 

Кечкенә чагымда минем вельвет материалдан кул белән сырып тегелгән камзулым бар иде… Әле төсен дә хәтерлим, куе яшел. Ул киемне бакчага да, уенга да, кунакка да кидертә иде әнием. Башка кием булмагандыр, замана шундый иде. Кечерәеп, тузып беткәнче, ямый-ямый бер кием кия идек. Яңа киемне саклап торырга туры килә иде. Ямау күбрәк ыштан, колготки, триколарның төбендә, күренми торган җирендәрәк була иде.

Сез дә шундый ямаулы кием кидегезме соң ул?

Ә ул камзулга килгәндә, миңа аны кигәч, нигәдер бик ышык, рәхәт була иде. Нигә рәхәт икәнен дә беләм, анысы хакында башка постта язармын, озакка китә.

«Кызым, ни киярсең икән?» — дип сорагач, әнигә кул белән ишарәлап мин шул яшел камзулга төртә идем.

Кешенең күңелендә онытылмаслык булып шундый бәхетле, истәлекле, күңелле-күңелсез вакыйга, мизгелләре уелып кала, бигрәк тә балачакның.

Ниндидер бер вакыйгадан соң алар кабат яңара. Минем белән дә бүген менә шулай булды. Язмадагы сөйкемле балага карап, уземнең кечкенә чагым искә төште…

«Кара әле бу гел миңа ошаган бит…» дип, бу видеоны 10 тапкыр елап карадым. Нинди генә «чумазая», «неряшка» булса да, минем балачагымдагы кебек дип сагынып утырдым. Артта да әнкәй басып тора кебек, — дип язган ул.

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

 

Публикация от ЗАЙНАБ ФАРХЕТДИНОВА (@zaynabfarhetdinova)

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

18 − семь =