Эльмира Сөләйманованың вафат булуын иң беренчеләрдән булып тамашачыга Алмаз Рәхимов хәбәр итте. Ә аңа бу аяныч яңалыкны җырчының инде күп еллар дәвамында баянчысы булган Фәйзелхак Хәлимов ирештергән. 

Төрле басмалар язуынча, Эльмира бүген иртәнге дүрттә инфаркт кичерү сәбәпле үлгән. Ул Эльмираның ире Дмитрий белән сөйләшкән.

«Янында балалары һәм ире булган. Ире әйтүенчә, Эльмира ике тапкыр кычкырып ютәлләгән дә башка сулыш алмаган. Шулай итеп җан бирүе булгандыр», – дип сөйли баянчы.

Эльмираның бервакытта да йөрәгенә зарланганы булмаган. «Ютәлләп тора иде ул, тик йөрәгем авырта дип әйткәнне хәтерләмим», – ди Фәйзелхак.

 

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

12 − 10 =