Җырчы Чулпан Йосыпова сторисларына ире Фидан белән танышу һәм кавышу тарихын язган.

«Инде башка берәүне дә сөя алмам, улым Солтанны үзем генә аякка бастырырмын дип уйлап йөргәндә, Аллаһы Тәгалә мине тормыш дулкыным — Фиданым белән очраштырды. Карантин вакытында дусларым: «Шашлыкка килик әле», — дип шалтыраттылар. «Шашлыгыгызны күтәрегез дә, килегез», — дидем. Чөнки карантин, эш юк, шашлык алырлык акча юк иде. Дустым Илназар дус егетен дә алып килергә булган. «Нигә миннән сорамыйча кеше чакырасыз», — дип ачуландым. Әмма берни эшләп булмый иде инде. Карыйм, кереп килә бер абый (безнең яшь арасы шактый). Һушы китеп минем җырлаганны карап утырды бу, Солтан белән аралашты.

Иртән ят номер шалтырата. «Бу тирәдә йөри идем, чәй эчәргә кереп чыгыйм әле», — ди бу миңа. Минем күптәннән биш минутта уянып, бизәнеп, чәй өстәле әзерләгәнем юк иде.

Матур чәчәкләр, чәй эчәргә күп тәмлүшкәләр күтәреп килеп керде. Шуннан соң сыр, май, яхшы колбаса, ит китте хутка. «Әти-әниләреңә дә бир», — дия иде.

Беркөн әти: «Кызым, берәр колхоз рәисен таптыңмы соң син?» — дип куйды.

Шуннан бирле аерылышкан юк. Кешелеклелеге, тормышка карашы, сабырлыгы, миңа булган мәхәббәте белән яулады ул күңелемне.

Апрельдә таныштык, 5 май көнне өйләнешергә тәкъдим ясады. 16сы көнне кулны сорарга барды. Ә бер айдан миндә яңа тормыш яралганын — тиздән улыбыз туачагын белдек. 3 июль көнне никах укыттык.

Ул минем ышанычым, терәгем, дустым, ирем, абыем гына түгел, әле концерт директорым да», — дип яза Чулпан.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

4 × 5 =