«ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында җырчы Ильмира Нәгыймова элекке ире Руслан Кираметдинов турындагы сорауга җавап бирде. Бу хакта Интертат яза.

«Бу теманы күтәрәсем килми. Һәр интервьюда аны сөйләп ардым. Аннан тагын «һаман тынычлана алмыйсың» диләр. Бәхетле булсын! Аралашасым да килми. «Өйләнә», – дип әйтәләр тиздән. Төгәл белмим, сөенер идем. Мин аңа исәнлек, бәхет телим.

Мин аңа битараф. Хәзер аның белән яшәмәгән дә кебек, төш кебек тоела. Аңа балаларым өчен рәхмәт.

Беркөнне заправкага кергән идем. «Ильмира, туктагыз әле, бер генә сүз әйтәм. Зинһар, иреңә кайт. Кызганыч бит», –ди миңа идән юучы апа, еларга җитешеп.

Русланның барысы да яхшы. Кызганырлык хәлдә түгел», – дип җырчы.

«Аерылышу икегезгә дә уңай булды. Руслан урманны ташлады, сәхнәгә кайтты, яңа җырлар яздыра, тамашачысы да артты. Синең тормышың да ялкын булып яна, популярлыгың артты, сольный концертларың башланды. Син Русланны да коткардың, дип уйлыйм», – диде тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Бу адым белән аны да күтәрдем. Аны тыңламаучылар да тыңлый башлады. Ул иҗаттан китә иде. Без икәү тамашачы җыя алмадык, ул шуңа урманга китте. Нинди матур дуэт, матур җырлар бар иде. «Матур пар» дип әйтәләр дә концертка килмиләр иде. Ул бит – безнең ипиебез, без ничек яшәргә тиеш? 2 бала бар. Бу – зур проблема иде.

Минем шәхси тормышымда барысы да яхшы. Бәхет тынычлыкны ярата. Хәзер күрсәтмим, чыгармыйм. Карьера, 2 баланы аякка бастырасы бар. Әлегә башымны югалтырга әзер түгел», – диде Ильмира.

«Бер интервьюда, янымда акча эшләүче ир булса, җырламаска да әзер, дигән идең. Бу актуальме?» – дип сорады алып баручы.

«Мин җырларга әзер, әмма гастрольләргә йөрмәс идем. Бик авыр эш. Мин үзем рульдә, 2 сәгать концерт куясың, аннары халык фотога төшәргә көтә, анда 1 сәгать басып торасың, тагын рульгә утырасың, кайда ашарга, кайда йокларга… Бик арып кайтам. Читтән караганда да гына җиңел булып күренә», – диде җырчы үз һөнәре турында.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 25.00 минутта сөйли башлый.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

4 + 6 =