Җырчы Чулпан Йосыпова яңалыклары белән уртаклаша. Ул вокал дәресләре бирә башлаган.

«Моннан җиде ел элек Казан театр училищесында вокал дәресләре биргән идем. Ностальгия…

Белемем буенча да мин – вокал укытучысы. Бик күп сораулар килә, сез вокал дәресләре бирмисезме, диләр. Киләсе атнадан вокал дәресләре бирә башлыйм, теләгегез булса, директка языгыз әле.

Вокал дәресләре ул җырчы булыр өчен генә түгел, ә, гомумән, күңел өчен, хатын-кызлар өчен бигрәк тә кирәкле шөгыль. Үзеңне кеше арасында матур тоту, оялмаска өйрәнү…

Дәресләр өйдә уза, музыка уен кораллары, аппарат, микрофон ише җиһазлар, бөтен мөмкинлекләр каралган», – дип язан Чулпан.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четыре × два =