Җырлы-моңлы гаилә Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева гаиләсендә 3 кыз үсеп килә. Шуңа карамастан, әле үзләре дә әниләренә һаман бала булып калалар. Шушы көннәрдә Булат социаль челтәрләрдә кызыклы видео урнаштырган.

Кадрда Булатның әнисе тачка белән утын ташый. Үзе «әртис» балаларын сүгә.

«Хәчтерүшләр! Шуны да өеп бетермәгәннәр, ә?! Гармун уйнап, биетеп, культурный гына йөргән булалар» дип ачулана Әлфия ханым.

Булатның «Соң әни, вакыт булмады бит эшләргә» дип аклануына әнисе пыр туздырып «Вакытың булган бит әле әнә гармун уйнап утырып, биетергә. Әйдә, сүндер телефоныңны. Бетте, эшлә!» дип җавап кайтара.

Менә шундый шаян гына видео үзе. Ә үзе бик эчтәлекле килеп чыккан. Артистмы син, поп-йолдызмы, танылган шоуменмы — әни әни инде ул. Ә утын — утын. Кем әйтмешли, эш беткәч, уйнарга ярый.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три × три =