Популяр артист Гөлназ Шәрипҗанованың сәламәтлеге какшап киткән. Үзен начар хис итә башлап ул табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу хакта җырчы үзе хәбәр итә:

 

«Тормыш мәшәкатьләре дип зарланабыз, ә бит тагын да зуррак проблемалар бар әле. Тәнемдәге бетчәләр һаман бетмәгәч, анализлар тапшырдым. Бүген аларның нәтиҗәсен табиб карады. Дерматолог миңа тулы исемлек препаратлар билгеләде. Кояшка аллергия дә, бавыр, бөер белән проблемалар да булуы ачыкланды.

Без бөтенебез дә эш дип, чабабыз да чабабыз. Ләкин эш беркая качмый ул. Үзебезнең организм турында онытабыз. Мин инде күптәннән арыганлыгымны тоям, кан басымым түбән төшә. Кичә кан тапшырдым. Ниндидер ялкынсыну процессы таптылар. Ул да тәнгә бетчәләр чыгуга китерергә мөмкин икән.

Витаминнарны да болай гына эчәргә ярамый. Башта организмга нәрсә җитмәгәнлеген ачыкларга кирәк. Миңа биш көнлек капельница билгеләделәр. Ашказаны асты бизе, бөер, бавырны чистартачакбыз», — дип сөйли Гөлназ социаль челтәрләрдә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

3 + четырнадцать =