Ләйсән Мәхмүтова композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин концертында чыгыш ясаган. Иҗат кичәсеннән фотолар белән уртаклашып, җырчы нәкъ менә Маратның "Мин сине яратам" дигән җырга искиткеч "фанера" ясавын яза: "Зур рәхмәт! Яңа сулыш бирде", ди.Карарга
Җырчы Чәчкә балачак хатирәләре белән уртаклаша. Үзенең инстаграмында балачагын искә төшереп: "«Балачак» дип әйтеп булса иде аны… 1995 елда без гаиләбез белән, әнием бик каты авыру сәбәпле, Чаллыдан Баланлыга (Мөслим районы, әниемнең авылы) күчтек. Шунда бетте минем балачагым", ди җырчы....Карарга
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Сочида узган автомобиль узышларында "S1600 Юниор" классында чемпион исеменә лаек булган. "Артистлар.ру"га билгеле булганча, AG Team командасы өчен чыгыш ясаган егет, алдагы этапларда җыйган очколар саны буенча финишка кадәр үк чемпион дип табылган.Карарга
Татар эстрадасы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаевага тагын бер мактаулы исем бирелгән. Ул хәзер "Башкортстанның атказанган артисты" исемен дә йөртә. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов хәбәр итә.Карарга
Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Корбан гаетен бәйрәм иткән көнне тәүге тапкыр әни булды. Бу шатлыклы вакыйга белән ул үзе уртаклашты. Моңа кадәр "Матбугат.ру" Алсуның ире яңа туган кызын кулларына алуын, сабыйның буе 52 см, авырлыгы-2,975 кг. булуын язган иде.Карарга
Илсөя Бәдретдинова берничә җирдә корбан ашында булганнан соң үзен борчыган сорауларга ачыклык кертү йөзеннән халыкка мөрәҗәгать итә. Җырчыны төрле җирдә төрле гадәтләр булуы аптырашта калдырган. Илсөянең бу фикере тамашачыларында да зур кызыксыну уяткан. Аның сүзләрен үзгәртмичә китерергә булдык:Карарга
Айдар Галимовка "Ватаным Татарстан" редакциясе оештырган "Корбан ашы" кичендә эксклюзив фотолар тапшырганнар. Бер фотода ул газетаның элекке редакторларының берсе Габделхак абый Шамсетдинов белән.Карарга
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәповага ире турында: «Нәрсәсенә кызыккансыңдыр шул Максның?» — дигән эчтәлектәге сорау юллаганнар. Моңа җавап итеп, Замирә "һәр кешенең үз кешесе булырга тиеш, һәм ул кешенең башкаларга ошавы мәҗбүри түгел", дигән фикере белән уртаклаша.Карарга
Артистлар гел яңалык, тамашалары белән сөендереп тора. Илсөя Бәдретдинова «ИБ-бәйрәм», Әбри Хәбриев «МүлмәFest» оештырды. Фирдүс Тямаев та шундый үзенчәлекле бәйрәмне өченче тапкыр үткәрде. Быел да җырчының туган авылы Түбән Норлатта гөрләп «ТямаевFEST» үтте.Карарга
"Артистлар.ру" сайтына билгеле булганча, Гүзәл Уразованың «Килче-килче» җырына клип төшерү мизгеле чак фаҗига белән тәмамланмый калган. "Бу клипны мин тыныч кына карый алмыйм. Съемкалар хәтергә төшә. Беләсезме, без бит анда бата яздык!" дип уртаклаша җырчы.Карарга
"Болгар кызлары" төркеменнән Айгөл Зәйнуллинаның элекке иренә 6 көн эчендә балаларны кайтару таләбе куелган, суд көне билгеләнгән. Җырчы элеккеге ирен янап, газ баллоны белән куркытып, балаларны алып качуда гаепли. Айгөл уллары Тамерлан һәм Әмирханның әтиләре белән Казахстанда Кушмурун бистәсендә булуын...Карарга
17 май көнне 30 яшен тутырган популяр җырчы Элвин Грей Иркә белән яңа җыр яздырган. Бу хакта Радик инстаграмында уртаклаша."Иркәләмә" җырының авторлары - Элвин Грей үзе һәм Анна Попова.Карарга
Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова пластик операция ясатырга теләве белән уртаклашкан. Беркайчан да битенә берни кадатканы булмаган Замирәнең яңакларын күтәртәсе килә икән.Карарга
27 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты резиденциясенең тантаналар залында берничә татар эстрадасы җырчыларына дәрәҗәле исемнәр тапшырылды. Сөенечле хәбәр белән җырчылар үзләренең Инстаграмнарында уртаклаша.Карарга
Пародияче, җырчы һәм шоумен Данир Сабиров бу арада Башкортстанда концертлар куеп йөри. Башкорт корылтае хәтта артист башкорт биюен мыскыл итеп, "халык күңеленә төкерде" дип белдерде һәм Татарстан җитәкчелегеннән артистның чыгышларына цензура ясауны таләп итте.Карарга
5 АПРЕЛЬДӘ  Мамадышта Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның никахы гөрләде. Хәтерләсәгез, 25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә “Ваһапов фестивале йолдызлары” концерты барышында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган иде.Карарга
Узган атнадагы 6 сәгатьтән артык барган ТМТВ премиясе концерты алып баручы Гөлназ Сәфәрованы аяксыз калдырган.  Кигән туфлиләре уңайсыз булганлыктан, алар аның аякларын яралап бетергән.Карарга
Данир Сабиров инстаграмында Минзәлә урманында төшерелгән видео урнаштырган. Видео астына «Инглиз телен укытучы белән, төрек телен үзебез кино, сүзлек, интернет аша өйрәнәбез. Иртән Минзәлә урманында барган имтихан», дип яза ул.Карарга
25 февраль көнне популяр җырчы Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды. Авырлыгы 3680 грамм, буе 54 сантиметр булган баһадир малайлары туды. Аңа Илһам дип бик матур исем куштылар. Шушы кыска вакыт эчендә Лилия инде диетага утырырга да өлгергән.Карарга
Сибайдагы гадәттән тыш хәл турында күпләр инде хәбәрдардыр. Юк икән, аңлатып үтәбез: Башкортстанның Сибай тирәсендә ташландык карьерда руда янып, халык шуның исенә агулана башлаган иде. Бүгенге көндә дә бу хәлне тикшерү, Сибай халкын куркынычсыз урынга күчерү дәвам итә. Сибайда яшәүче балалар...Карарга
Җырчы Айсылу Габдиновага еш кына кызыклы сораулар юллыйлар икән. Тамашачы артисттан "Минем кызым/улым талантлы, нишләргә икән?", "Ничек җырчы булырга?", "Ничек сәхнәгә чыгарга?" дип кызыксына. Аларга Айсылу болай дип киңәш бирә: Карарга
Җырчы Фирдүс Тямаев олы улы Раянга "Мерседес-чана" алып биргән. Моңарчы әтисенә "Син мине яратмыйсың, чөнки чана алып бирмисең" дип әйтүче малай, балалар бакчасыннан чыгып, әтисе әзерләгән сюрпризны күргәч, сөенеченнән нишләргә белми: кулларын чәбәкли. Карарга
Гастрольләр вакытында артистлар көтелмәгән вакыйгаларга еш очрый. Популяр артист Радик Юльякшин да андыйлардан калышмый. Күптән түгел җырчының Азнакайда узган концерты вакытында мәдәният йортында шартлаткыч матдә булу куркынычы аркасында бинадагы халык эвакуацияләнде.Карарга
Сервисы-агрегаторы, предназначенные для поиска и бронирования номеров в отелях всего мира, пользуются большим спросом у туристов. В России особенную известность приобрел сервис Ostrovok.ru — он предлагает пользователям наиболее широкий выбор и удобные возможности для бронирования.Карарга
Кредитный рейтинг фактически оценивает кредитоспособность отдельного лица. Помимо физических лиц, учреждения, банки и предприятия также имеют кредитный рейтинг. Он рассчитывается для установления кредитоспособности рассматриваемого юридического лица.Карарга
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең төркеменә яшь егетләр эзли. Гастрольләргә еш чыгарга әзер булсыннар. Тагын бер мөһим шарт - талантлы булу. ""Минем төркемдә эшләргә һәм гастрольләргә йөрергә әзер булган талантлы яшь егетләр эзлибез" дигән Илсөя үзенең инстаграмдагы битендә. Астарак телефоны...Карарга
Казаннан Америка кушма штатларына яшәргә киткән Иделия Макарова гарасат турында мәгълүмат бирде. Җырчы Майамида гомер итә. "Бездә бар да яхшы. Ут һәм су биргәнне көтәбез. Башка шәһәрләрдәге кебек зур зыян юк", - ди ул. Һәм шушы фотоларны җибәрә:Карарга
Клип әле әзер түгел. Әмма бер кисәк видеоны Филюс Каһиров инде күрсәтте. Чыннан да, бик матур җир: таулар, елгалар, болыннар. Клип кайсы җырга төшерелә һәм мондый матур табигать кайларда җәелгән - бу турыда мәгълүмат юк. Видеоны карыйбыз:Карарга
Әлеге роликны 5 көн эчендә 100 мең кеше караган. Күпмесе татар, күпмесе румын - билгесез. Элвин румын телендә үзе генә түгел, ә ниндидер бер адәм белән җырлый. Һәм яннарында ярым шәрә бик күп хатын-кызлар. Карыйбыз. Ара-тирә Элвин Грейга да күз...Карарга
Бу шатлыклы хәбәрне "Болгар кызлары"ның тагын берсе Айгөл Зәйнуллина хәбәр итте. Фәнзил Сабиров һәм Гөлүзә Кашапова туе Чаллыда 21 июль көнне узган. Яшь парны чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле булыгыз! Айгөл Зәйнуллинадан берничә фото тәкъдим итәбез. Туй мизгелләре:Карарга
Кинолар төшерүче режиссер Илшат Рәхимбайның велосипедта йөрергә яратуын белә идек. Кызганыч, ике тәгәрмәчле дустын кичә урлаганнар. 20:05 була бу хәл. "Сувар Плаза" сәүдә үзәге каршында калдырган булган. Ике егет урлаган ди. Берсе ак футболкада, икенчесе капюшонлы кара киемнән. Велосипедны күрсәгез -...Карарга
Популяр юморист Данир Сабиров танылган җырчы Лилия Хәйруллинаны Сабантуйда тачкада йөрткән. Кичә Балтач районы Смәел авылындагы хәл бу. Бу яллар яңгырлы булды. Шуңа да күп кенә авылларда Сабантуйда кеше күп булмады. Смәелдә дә бәйрәм кунаклары әз күренә. Аның каравы Данир белән...Карарга
Айдар Галимов яңа клипта төшә. Клип әле әзер түгел, әмма җырчының рәсми сайты инде кайбер фотоларны чыгарды. Җыр "Май кояшы" дип атала. Ул җәйгечә кояшлы, җылы атмосфералы булачак ди.Карарга
Җырчының яңа клибы дөнья күрде. "Кычыткан чыачыгы" җырына төшерелгән видео бик мәзәк килеп чыккан. Рифат Зарипов көндез тәмәке тартканы өчен - аның өстенә бер чиләк су тондыралар. Рифатны батырлыкларга Салават Фәтхетдинов котырта. Карыйбыз:Карарга
Бүген төнлә эстрадабызның мәшһүр җырчысы Әлфия апа Авзалова якты дөньядан китеп барды. Мәрхүм белән саубуллашу 17 июнь шимбә көнне иртәнге 10да Филармония залында узачак. Бөтен татар матбугаты Әлфия апа турында яза бүген. Без исә Земфира Гыйльметдинова архивыннан уникаль фотолар карарга...Карарга
Рузил Мөхетдинов - татар интернетына яхшы таныш. Аның "Булмас.ру" сайты заманында бик популяр иде. Артистлар-җырчылар өчен дә ят исем исем түгел бу. Аның "Чәйнибезме?" дигән сәхифәсе иҗат әһелләре арасында зур шау-шу тудырган иде. Бүген Рузил бер оешмада программалаучы булып эшли....Карарга
Татар җәмәгатьчелеге продюсер, шагыйрь, композитор, язучы, сатирик, тарихчы, хәтта бераз җырчы да Илфак Шиһаповны югалтты. Кичә аны туган якларында Лениногорски районында күмделәр. Илфакның элеккеге хатыны Илсөя Бәдретдинова менә шушылау хушлашты аның белән:Карарга
Андрей Малаховның шимбә кич чыгучы тапшыруында Станислав Садальский белән Татьяна Васильева сугышты. Тамашачылар әлеге мәшһүр артистларны мондый хәлдә күргәннәре юк иде әле. Васильева Садальскийның башта яңагына чәпеде, аннары Садальский элеккеге хатынын буа ук башлады. Соңыннан гына билгеле булды. Буе театраль...Карарга
Бу арада Казан бөкедә утыра. Мәскәүдән килгән зур кунаклар узганын көтеп утырабыз. Бөкеләрнең берсендә Салават Фәтхетдинов та утырган кичә. Берзаман алда барган янгын сүндерү машинасы төтенли башлый. Бу хәл җырчыга бик көлке тоелган. Көлә-көлә видеога төшергән ул аны. Карыйбыз:Карарга
Экс-депутат, меценат, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе һәм соңгы ара үзен җыр сәнгатендә сынап караучы кеше Фәрит Мифтахов бүген су коенырга барган. Казанлылар җылы курткалар киеп йөргән арада ул Зәңгәр күлгә чумып чыныгу ала. Бу видеоны караганда җылырак киенеп утырыгыз,...Карарга
"Голос.Дети" проекты аша киң җәмәгатьчелеккә танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова Төркиягә барып җирле телеканалда чыгыш ясады. Татарча сөйләшсә дә, алып баручылар аны аңлады булса кирәк. Үзләре төрекчә сөйләште. Карыйбыз һәм горурланабыз:Карарга
Гадәттә, баш бармак һәм чәнти бармакны тырпайту - хәмер эчүне яки хәмер эчергә чакыруны аңлата. Бәлки, Башкортстанда ул башка нәрсәне аңлатадыр? Һәрхәлдә, Әнвәр Нургалиев үзенең улы белән төшкән фотода икесе дә баш бармак һәм чәнтиләрен тырпайтканнар. Моны күреп, интернетка кереп...Карарга
Кояш көннән-көн җылырак кыздыра, җәй дә озакламас. Ә кайбер илләрдә җәйнең киткәне дә юк. Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә. Шушы көннәрдә анда гаиләләре белән Салават Фәтхетдинов һәм Җәвит Шакиров ял итә. Дубайда диңгез ярында кәрт сугып, "дурак" уйнап яталар. Видео карыйбыз: Карарга
Ләйсән Гимаеваның "Кил яныма" дип исемләнгән яңа клибы дөнья күрде. Күпләр әлеге клипны күзәткәндә "менә хәзер Булат та килеп чыгачак" дип уйлыйлар икән. Ләкин Булат кына нишләптер клипта бер дә күзгә чалынмый, һәрхәлдә Ләйсән үзе: "Булат анда бар" дип әйтсә...Карарга
Легендар җырчы Илһам Шакиров сюрпризларга һәвәс. Бүген, 8 март көне алдыннан Татар филармониясе кызлары мәшһүр мэтрдан үзенчәлекле бүләк алды. Автографлы торт! "Шакиров" дигәндә "в" хәрефе урынына символик рәвештә "скрипичный ключ" куйган. Сүз уңаеннан, "скрипичный ключ" татарча ничек була?Карарга
Илфак Шиһаповның сәхнәдән җырлый башлавы турында матбугатта хәбәр булды. Әмма моны беркемнең дә күргәне юк иде. Кулыбызга бер видео килеп керде. Илфак Шиһапов репетициясе. Җыр тулысы белән кермәгән. Шулай да карагыз:Карарга
Элек ТНВда һава торышы әйтүче, хәзер иртә белән чыгучы "Народный будильник" тапшыруын алып баручы Ассоль Мөхәммәтҗанова үзенең инстаграмына шушындый фото элеп куйган. "Немного эротики в ленту" дип имзалаган ул аны. Бу фотода кайберәүләр, бәлки, артык эротика да күрмәс, әмма автор...Карарга
Бу турыда җырчы-остаз үзенең инстаграмында хәбәр итте. "Начались репетиции ,,Узгэреш Жиле-2,у нас классный пианист-музыкант ,композитор,оранжировщик -Юра Федоров" - дип язган ул (орфографиясен сакладык). Узган "Үзгәреш җиле"н бик каты тәнкыйтьләделәр. "Ветер перемен" түгел бу, ә "деньги на ветер", - диде Салават....Карарга
Гашыйклар көненә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова өр-яңа клип тәкъдим итте. Ул "Мәхәббәт ул шундый" дигән җырга төшерелгән. Гүзәлне төрле кыяфәттә күргән бар иде. Әмма мондый кыяфәттә күргән юк иде әле. Уразованың иң тәмле клибы бу диючеләр дә бар. Чыннан да,...Карарга
"Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмовның ТМTV каналында эшләп йөрүе юкка булмаган. "Тәмле көрәш" дип аталган кулинар шоуны алып барып ул үзе дә пешекче булып шомарып беткән. Махсус Гашыйклар көненә дип әзерләгән видеосында Булат файдалы киңәшләрен бирә. Интернетта бу файдалы киңәшләрне...Карарга
Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Айдар Галимовның да яше бар. Быел 23 февраль көнне аңа, Алла боерса, 50 яшь тулачак. Җырчы 1967 елны Кызыл армия көнендә туган. Юбилей уңаеннан "Айдар " театр-студиясе бәйге игълан итте. Кем дә кем Айдар...Карарга
Салават Фәтхетдиновның укучылары ерак гастрольгә китәр алдыннан укытучыларыннан хәер-фатиха сорый, күрәсең. Татарстанның халык артисты йортында кунак өзелми. Бер көнне төнге бердә Данир Сабиров белән концерт сценарие төзеп утыралар, икенче бер көнне Рифат Зарипов Башкортстанга концертлар белән чыгып китәр алдыннан Зәкиечтән...Карарга
Кичә кайбер матбугат чаралары шоумән Җәвит Шакировның авыруы турында язып чыктылар. Чынлыкта бу шаяру гына булган. "Бүген һич көтмәгәндә ветрянка килеп чыкты, кайда булгандыр ул моңа чаклы", - ди юморист. Карарга
РСФСРның халык артисты, Г.Камал театры актеры Равил Шәрәфиев Салават Миңнеханов машинасында бара. Һәм шоферга күңелсез булмасын димпе Пушкинның "Зимнее утро" шигырен укый. Салават белән Равил абый стоматологиядә очрашканнар булса кирәк. Һәм Миңнеханов Равил абыйны өенә алып кайтып куярга тәкъдим иткән.Карарга
Шоумән Рамил Шәрапов бассейнга йөрергә дә вакыт таба икән. Дөрес, эш белән мәшгуль булып, су коенырга бик соң йөри. Менә бу юлы да тунге 11нче яртыга калган. Бассейнда берүзе. Шуның белән файдаланып, суга чумып матур бер трюк күрсәтергә булган ул....Карарга
Татарның популяр җырчысы Хәния Фәрхи Яшел Үзән районы Нурлат авылында урнашкан балалар йортына ике куян бүләк итеп калдырган булган. Шул йомшаккайлар хәзер икәү генә түгел, ә берничә ди. Ишәйгәннәр. Бу яңалыкны "Pro Город" газетасы хәбәр итә.Карарга
"Рәвешләр" юмор театрыннан Әбри Хәбриев инстаграмда күңелсез фото бастырды. Дөрес, елмаеп төшкән үзе, күңелле итеп. Әмма уң күзенә нидер булган. "Үземә үзем манчыдым", - дип шаярды ул күпсанлы сорауларга җавап итеп. Бу, әлбәттә, шаяру гына.Карарга
Россиянең төрле төбәкләрендә Элвин Грейга гашыйк кыз балалар үз кумирларын көтәләр. Шушы көннәрдә Радик Юльякшинның февральдә кайларга барачагы, кайларда концерт куячагы билгеле булды. Үз шәһәр-районыгызны шушыннан эзләгез. Һәм комментарийларда языгыз, Радикны кайсы якларда көтәсез тагын?Карарга
Кайберәүләр җырчы һөнәрен нормаль һөнәргә санамый. Һөнәр мени инде бу станок каршында тормагач, кирпеч ташымагач. Ә бит җырчылар да зур хезмәт куя. Авыр хезмәт куя. Һәр һөнәрнең үз авырлыгы. Алай гына да түгел, күп кенә җырчылар теге яки бу оешмаларда...Карарга
Булган хәл. Бер яшь егет йолдыз булмакчы. Акчасы да юк түгел бугай, яңа җырлар эзли, аранжировкалар яздыра. Көн дә продюсерлык үзәгенә килә ди. Яңа җырның яхшылап онытылган иске җыр икәнлеге билгеле бит инде, бу егет тә Салих Сәйдәшевның “Хуш, авылым”...Карарга
Бүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты, күп тапкырлар "Алтын барс" премиясе лауреаты Гүзәл Уразова үзенең туган көнен бәйрәм итә. Күпме тулды дип сорамагыз. Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Үзенең туган көненә атаптырмы, Гүзәл өр-яңа клип тәкъдим итте. "Синең белән минем сөю"...Карарга
"Бурановские бабушки" поп-төркеме Яңа ел бәйрәменә үзенчәлекле видеокотлау эшләгән. Тыңлап карасагыз, анда рус телен дә, удмурт телен дә ишетерсез. Кайвакыт татарча җырлыйлармы әллә дигән шик тә туа. Чөнки телләребез бик охшаш. Һәрхәлдә "бабай" дигән сүзне ишетеп калдык әлеге видеода. Сез...Карарга
Популяр язучы һәм блогер Марат Кәбиров быел тәмәке тартуны ташларга булган. "Быел тәмәкене ташларга вәгъдә иттем. Тәмәке пачкасы бетеп килә. Әле менә уйлап утырам, мин бит ел башыннан ташлыйм дип әйтмәдем... ) аны утызынчы декабрьдә ташларга да мөмкин... Так то...Карарга
Соңгы елларда  интернет – флешмоблар зур танылу алдылар. 2016 нчы елда шуларның берсе Манекен Челлендж (Mannequin Challenge) булды. Аның асылы шунда: катнашучылар видеога төшерү барышында төрле кыяфәттә хәрәкәтсез калырга тиешләр.Карарга
Уены-чыны бергә! "Татар радиосы"ның юморной егетләре Айваз Садыйров, Алмаз Гыйльметдинов һәм Ренат Галиәскәр үтә дә мәзәк видео ясаганнар. Имеш, татар эстрадасы йолдызлары WhatsApp-та үз төркемнәрен булдырганнар һәм шунда аралашалар. Карыйбыз:Карарга
Кыш көне күпләр тәннәрен чыныктырып калырга тырыша. Саф һавада йөри, чаңгы шуа, хәтта Казан читендәге мәңге катмас Зәңгәр күлдә коенучылар да бар. Мондый экстремаллар җырчы-күлән, актер-артист тирәсендә дә бар. Мәсәлән, Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев.Карарга
"Татар җыры" фестивале узган саен үзенең "Бәйләнчек кеше язмалары" сериясендә 90% җырчыны тар-мар итүче журналист Искәндәр Сираҗи шушы көннәрдә Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә булып кайткан. Җылы илгә ул улы Арыслан белән барган. Карарга
Кичә, 23 декабрь көнне ТНВ телекомпаниясе, "Болгар радиосы" һәм "Реальное время" электрон газетасы (бу басма да әлеге холдингка керә) хезмәткәрләре Яңа ел корпоративы уздырдылар. Бәйрәм "Пирамида"ның төп залында узды. ТНВшниклар сәхнәдән концерт карау белән беррәттән үзләре дә төрле номерлар белән...Карарга
"Татар җыры" узганга 1 атна. Ә фестиваль турында сөйләшүләр һаман тынмый. "Матбугат.ру" сайтының инстаграмдагы битендә быелгы "Алтын барс" турында 60лап комментарий калдырганнар. Абсолют күпчелеге - тәнкыйди. Сезнең игътибарга әз-ме күпме йомшакларын гына җыеп тәкъдим итәргә булдык. Орфографиясен үзгәртми бирәбез:Карарга
Махсус фотосессияләрне хәзер бала көткәндә дә, бала тугач та ясыйлар. Көчле тавышлы җырчы Филүс Каһиров та хатыны Эльмира белән икенчегә барырга җыеналар. Ә җыенган арада матур итеп фотосессия оештырганнар. Андый стильне руслар "В ожидании чуда" дип атый. "Могҗиза көткәндә" булып чыга...Карарга
"Барс-Медиа" ширкәте матур итеп эшләү генә түгел, матур итеп ял да итә белә. "Татар җыры"н үткәреп чыккач, җилкәләреннән таш төшкән кебек булгандыр. Хәзер инде бәйрәм итәргә дә була. "Барсларның" корпоративлары быел 20 декабрь көнне Казанның "Дом татарской кулинарии" дигән ресторанында...Карарга
Ярый инстаграм бар әле. Кемнең нәрсә эшләгәнен белеп торасың. Ашау-эчү, чаңгы шуу фотолары арасында шактый үзенчәлекле фотосессияләргә дә тап буласың. 5 кызлы йорттан чыккан Аиша да шундыйны ясаган. Үзенчәлеге шунда ки, тәнендә, ничек дип әйтергә икән... ачык җирләре күп. Аиша үзен...Карарга
Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә журналистлар белән очрашты. Минтимер Шәриповичка багышланган чираттагы китап презентациясендә каләм әһелләреннән тыш мәдәният-сәнгать кешеләре дә бар иде. Күбесе Минтимер Шәймиевне чын күңелдән котлады һәм мактады.Карарга