Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина 16 август көнне әни булган. Сабыен җырчы Казанның түләүле клиникасында үзе тапкан. Авырлыгы – 3270 грамм, буе – 53 см.
Сабыена ул Мурад дип исем кушкан. Эльмираның ире — хореограф һәм биюче Евгений Ксенофонтов. Җырчы сүзләренчә, бәби дә, яшь әни дә үзләрен бик яхшы хис итәләр.
Эльмирадан: «Улыгызны татарчага өйрәтәчәксезме?» – дип тә кызыксынганнар. «Мин аның белән инде хәзер үк татарча сөйләшәм», – дип җавап кайтарган җырчы.
Җырчы Алинә Шәрипҗанова белән бергә “Улым” дип аталган дуэт та яздырган. — Җыр яздырганда, бәхет күз яшьләре дубль саен ага иде. 18 августта әни статусында яңа җыр дөнья күрде, — дип уртаклаша җырчы социаль челтәрләрдә.