«Шаян ТВ» телеканалындагы «Килде-Китте ШОУ»га кунак булып килгәч, Әбри Хәбриев Мөнир Рахмаевны кызык иткән. Бер сорауга ялгыш җавап биргәч, Әбри шундый бирем үтәргә мәҗбүр була – аңа, Салават Фәтхетдинов булып кыланып, Мөнир Рахмаевка шалтыратырга һәм аны үзенең концертына чакырырга туры килә.

Мөнир, синме?

Әйе, әссәләмегаләйкем.

Вәгаләйкүм әссәлам, Салават абыең иде бу. Хәерле көннәр, хәлләрең ничек?

Аллаһка шөкер, Салават абый.

Мөнир, өстәмә концертны «Мирный»га куйган идек. Кызганычка, «Ямьле» кызлары булдыра алмый. Алар белән сөйләшкән идем, «Мөнирне чакырып карагыз әле», дип, синең номерны бирделәр. Син ничегрәк, концертларда җырлыйсыңмы, әллә бу өлкәне ташладыңмы инде?

Эшлибез, йөрибез, Аллаһка шөкер. Кайчанрак планлаштырасыз?

7 ноябрьдә. Яшьләрне җыеп, сәхнәгә чыгарып күрсәтеп… Ел саен берәр кешене чакырам. «Ямьле»ләр булдыра алмый.

Килә алам, Салават абый. Юлда барам, бер 30 минуттан сезгә шалтыратырмын, графикны карап, – дип ризалашкан Мөнир.

Соңыннан Әбри Хәбриевка, Мөниргә яңадан шалтыратып, барысын да аңлатырга туры килгән. Артист үпкәләмәгән.

«Ышанып бетмәгән идем бетүен. Хатынга: «Салават абыйга 100 кеше пародия ясый», – дип, Интернеттан «Мирный»дагы концертны эзли башладым, тапмадым», – дип көлгән Мөнир.

Мөнирне дә тапшыруга кунак итеп чакырганнар.

Чыганак

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × 1 =