Ире Руслан Кираметдинов белән аерылышуы турында хәбәр иткәннән соң, халык Илмира Нәгыймованың инстаграмын төрле комментарийлар белән «шыплап тутырып баруны» дәвам итә. Кайберләрен җырчы сторисларында да күрсәтә.

Бер язылучысы: «Русланны түбәнсетмәкче булды, ә үзеннән барлык халык көлде. Руслан өстен булып калды. Бар халык аны ярата», — дип язган. Аңа җавап итеп җырчы: «Минем ниятем Русланны түбәнсетү түгел, исән калу иде. Чөнки ул мине яшисе килмәү дәрәҗәсенә җиткерде», — дип язган.

«Шундый эчтәлектәге комментарийларны укыйм да күңелем тула. Мин бик нечкә күңелле, шул ук вакытта көчле дә кеше. Нигә кешеләр шундый була икән? Явызлык, башкаларны шул хәтле күрә алмау аларга каян килә? Ир-атлар турында әйтеп тормыйм инде, хатын-кызларда да авыр вакытта теләктәшлек күрсәтү дигән әйбер юк икән. Бу хәлләрдән соң күп кешенең кем икәнлеген аңладым. Вакытында күзләремне ачып, кайбер якыннарым белән араларны өзгәнем өчен дә Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм», — ди Илмира Нәгыймова.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четырнадцать + десять =