Айгөл Бариеваның әнисе Гөлфия ханымның вафатына шушы көннәрдә 25 ел тулган. Якты дөнья белән хушлашканда аңа нибары 47 яшь була. Җырчы мәрхүмә әнисенең бердәнбер һәм соңгы видеоязмасы белән уртаклаша.
«Бу – әниемнең бердәнбер, соңгы видеоязмасы. Аны безгә ерактагы, күптәнге дустыбыз – Швециядә яшәүче Төркәр абый җибәрде. Бүтән әни белән видеоязмалар юк. Элек бит яздырырга телефоннар да булмаган. Кызганыч. Әниемне бик карар идем хәзер. Урыны оҗмахта булсын. Бик җитмисең безгә», – дип уртаклаша җырчы.