Интернетта «Ут хатын» («Женщина огонь») буларак танылган Чистай блогеры, хәләл «Хозур» кафесы җитәкчесе Гүзәл Хөснетдинова бишенчегә әни булырга әзерләнә. Бу хакта ул үзе хәбәр итә һәм «Бәхетебезгә 15 атна» дип уртаклаша.

«Фотоларга төшкәндә эчемне күрсәтмәскә тырышып йөрүдән ардым. Инде моны яшерү мөминк түгел. Мин шуңа да ирем белән хаҗга бармый калдым. Миңа әлегә самолетта очарга ярамый. Дагыстанга да рульдә барып кайттым.

Без ирем белән бу хакта хаҗга барып кайткач кына әйтергә теләгән идек. Ләкин йөкле булуымны яшерүе көннән-көн кыенлаша башлады. Тиздән Лилиябезнең ел ашы. Анда барысы да безне фото-видеога төшерәчәк. Болай да табибка чират көтеп утырганда «подписчиклар»ым качып кына мине видеога төшерә. «Сез дә бәби алып кайтасызмыни?» — дип килеп сораучылары да бар.

Әлеге йөклелегем алдыннан инде 3 тапкыр балабыз төште. Диана Меликовна минем һәм баламның сәламәтлеге өчен бик борчылды.

Мин беренче өч балам белән 25-30 кг авырлык җыйган идем. Радэль белән 9 кг га гына арттым, чөнки дөрес тукландым. Бу юлы 4 айга 4 кг авырлык җыйдым да, азрак ябыктым. Әлеге вакытка 2 кг тирәсе артык авырлыгым бар. Күп бала таба торган кеше буларак, минем өчен тазармау бик мөһим», — дип уртаклаша блогер.

Гүзәл Хөснетдинова ире Рушан белән 3 малай һәм 1 кыз үстерә. Шулай ук фаҗигале төстә вафат булган сеңлесе Лилиянең кызы Ранияне дә тәрбияләргә ярдәм итә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

один × пять =