Ләйсән Мәхмүтова композитор, аранжировкалар остасы Марат Мухин концертында чыгыш ясаган. Иҗат кичәсеннән фотолар белән уртаклашып, җырчы нәкъ менә Маратның "Мин сине яратам" дигән җырга искиткеч "фанера" ясавын яза: "Зур рәхмәт! Яңа сулыш бирде", ди.Карарга
Җырчы Чәчкә балачак хатирәләре белән уртаклаша. Үзенең инстаграмында балачагын искә төшереп: "«Балачак» дип әйтеп булса иде аны… 1995 елда без гаиләбез белән, әнием бик каты авыру сәбәпле, Чаллыдан Баланлыга (Мөслим районы, әниемнең авылы) күчтек. Шунда бетте минем балачагым", ди җырчы....Карарга
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Сочида узган автомобиль узышларында "S1600 Юниор" классында чемпион исеменә лаек булган. "Артистлар.ру"га билгеле булганча, AG Team командасы өчен чыгыш ясаган егет, алдагы этапларда җыйган очколар саны буенча финишка кадәр үк чемпион дип табылган.Карарга
Татар эстрадасы җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаевага тагын бер мактаулы исем бирелгән. Ул хәзер "Башкортстанның атказанган артисты" исемен дә йөртә. Бу хакта Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов хәбәр итә.Карарга