Месяц: Декабрь 2016
Иң популяр татар җырчыларының WhatsApp-тагы ябык төркемдә нәрсә турында сөйләшүләре билгеле булды
Уены-чыны бергә! "Татар радиосы"ның юморной егетләре Айваз Садыйров, Алмаз Гыйльметдинов һәм Ренат Галиәскәр үтә дә мәзәк видео ясаганнар. Имеш, татар эстрадасы йолдызлары WhatsApp-та үз төркемнәрен булдырганнар һәм шунда аралашалар. Карыйбыз:Карарга
Раил Садриев: «7 көнлек баламны салкын суга тыктым, 29нчы көнендә мунчадан алып чыгып, карга ыргыттым»
Кыш көне күпләр тәннәрен чыныктырып калырга тырыша. Саф һавада йөри, чаңгы шуа, хәтта Казан читендәге мәңге катмас Зәңгәр күлдә коенучылар да бар. Мондый экстремаллар җырчы-күлән, актер-артист тирәсендә дә бар. Мәсәлән, Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев.Карарга
Искәндәр Сираҗи кыш уртасында улы белән Дубайга барып, су коенып кайткан (ФОТО)
"Татар җыры" фестивале узган саен үзенең "Бәйләнчек кеше язмалары" сериясендә 90% җырчыны тар-мар итүче журналист Искәндәр Сираҗи шушы көннәрдә Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә булып кайткан. Җылы илгә ул улы Арыслан белән барган. Карарга
ТНВ турында саннарга нигезләнгән кызыклы 7 ФАКТ
"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең Яңа ел корпоративы турында берничә көн элек язган идек. Бүген шул язманы куәтләп, тагын бер материал бирергә булдык. Озын язма түгел. Бары тик 7 кызыклы факт.Карарга
ТНВ һәм «Болгар радиосы» корпоративыннан ФОТОлар
Кичә, 23 декабрь көнне ТНВ телекомпаниясе, "Болгар радиосы" һәм "Реальное время" электрон газетасы (бу басма да әлеге холдингка керә) хезмәткәрләре Яңа ел корпоративы уздырдылар. Бәйрәм "Пирамида"ның төп залында узды. ТНВшниклар сәхнәдән концерт карау белән беррәттән үзләре дә төрле номерлар белән...Карарга
“Күбесе кара киемнән иде, әллә “Татар җыры”на ясин укыдылар микән быел?” (“Алтын барс” турында инстаграмнан 20 тәнкыйди фикер)
"Татар җыры" узганга 1 атна. Ә фестиваль турында сөйләшүләр һаман тынмый. "Матбугат.ру" сайтының инстаграмдагы битендә быелгы "Алтын барс" турында 60лап комментарий калдырганнар. Абсолют күпчелеге - тәнкыйди. Сезнең игътибарга әз-ме күпме йомшакларын гына җыеп тәкъдим итәргә булдык. Орфографиясен үзгәртми бирәбез:Карарга
«В ожидании чуда»: Каһировлар гаиләсе бала көтү ФОТОсессиясендә төшкән
Махсус фотосессияләрне хәзер бала көткәндә дә, бала тугач та ясыйлар. Көчле тавышлы җырчы Филүс Каһиров та хатыны Эльмира белән икенчегә барырга җыеналар. Ә җыенган арада матур итеп фотосессия оештырганнар. Андый стильне руслар "В ожидании чуда" дип атый. "Могҗиза көткәндә" булып чыга...Карарга
«Барс-Медиа», «Татар Радиосы» һәм TMTV корпоративыннан ФОТОрепортаж
"Барс-Медиа" ширкәте матур итеп эшләү генә түгел, матур итеп ял да итә белә. "Татар җыры"н үткәреп чыккач, җилкәләреннән таш төшкән кебек булгандыр. Хәзер инде бәйрәм итәргә дә була. "Барсларның" корпоративлары быел 20 декабрь көнне Казанның "Дом татарской кулинарии" дигән ресторанында...Карарга
Мәчет каршында биегән Резеда Ганиулиннаның туганы Аиша үзенчәлекле ФОТОлар белән шаккатырды
Ярый инстаграм бар әле. Кемнең нәрсә эшләгәнен белеп торасың. Ашау-эчү, чаңгы шуу фотолары арасында шактый үзенчәлекле фотосессияләргә дә тап буласың. 5 кызлы йорттан чыккан Аиша да шундыйны ясаган. Үзенчәлеге шунда ки, тәнендә, ничек дип әйтергә икән... ачык җирләре күп. Аиша үзен...Карарга
Фәрит Бикчәнтәев Минтимер Шәймиев белән очрашуда үзенчәлекле һәйкәл ачу тәкъдиме белән чыкты
Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә журналистлар белән очрашты. Минтимер Шәриповичка багышланган чираттагы китап презентациясендә каләм әһелләреннән тыш мәдәният-сәнгать кешеләре дә бар иде. Күбесе Минтимер Шәймиевне чын күңелдән котлады һәм мактады.Карарга
Айдар Галимов зур җиңүен Сафиягә багышлады
Бүген Казанның "Пирамида" дигән бер концерт залында "Татар җыры" дигән матур гына бәйрәм узды. Әлеге җыр бәйгесе инде 17нче тапкыр үткәрелә. Айдар Галимов анда ел саен җиңүче. Бәйрәмнең төп бүләген - "Алтын барс" сынын җырчы бу юлы Сафия исемле оныгына...Карарга
«Рәвешләр» юмор театрыннан Фәрит Галиевнең икенче баласы туды
Икенче тапкыр әти булды диләр кайберәүләр андый вакытта. Ничек инде икенче тапкыр әти булып була? Бер тапкыр гына әти булырга мөмкин. Хәер, читкәрәк кителде. Күңелле яңалыгыбыз бар. "Рәвешләр" дип аталган юмор театры артисты Фәрит Галиев күптән түгел икенче тапкыр әти...Карарга
Иң популяр татар җырларын иҗат итүче Оскар Усманов татар телен өйрәнү курсларына язылган
Соңгы 10-15 елда татар эстрадасында иң популяр җырлар композитор Оскар Усманов тарафыннан иҗат ителә дисәк, арттыру булмас. Һәрхәлдә, "Татар җыры" фестиваленең "Алтын барс" премиясен алучы хитлар арасында Оскар көенә язылганнары ел да була. Хәтта берәү генә дә түгел, кайвакыт берничә....Карарга
Эльмир Низамов Германиядә чыгыш ясаячак
Яшь татар композиторы Эльмир Низамов 14 декабрь көнне Германиядә чыгыш ясаячак. Монда ул «Брауншвейгские диагонали»дигән музыкаль фестивальдә катнашыр дип көтелә. Брауншвейг шәһәре - Казанның побратимы. "Артистлар.ру" тәрҗемәчесе бүген өенә иртәрәк кайтып китү сәбәпле, бу пресс-релизны рус телендә тәкъдим итәбез.Карарга
Татарча КВНнан ФОТОрепортаж
9 декабрь көнне Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә татарча КВН узды. ШТК дип тә әйтәләр аны - шаяннар һәм тапкырлар клубы ягъни мәсьәлән. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез һәм фотолар бирәбез:Карарга
Фирдүс Тямаев «Татар җыры»на по блату кермәгән
Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр "Алтын барс" премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. "Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел", - дип сөйләде Фирдүс.Карарга
Казанда FAMILY LOOK фотобәйгесендә катнашучыларны котлау чарасы узды (ФОТО)
"Идел" яшьләр журналы FAMILY LOOK дигән кызыклы фотобәйге уздырган иде. Фотосурәтләрдә әти-әниләр үз балалары белән бер үк төстәге кием киеп фотога төшәләр. Шушы көннәрдә Казанның "Туган авылым" ресторанлы күңел ачу комплексында тантаналы рәвештә фотобәйгегә йомгак ясалды. Фоторепортаж карагыз:Карарга
Алинә Шәрипҗанова «Татарка — Алтын» клибын татар хатыннарын мыскыл итү дип кабул иткән
Бу язманы элгәндә Ира Смелаяның "Татарка - Алтын" клибын инде 2 миллионнан артык кеше караган иде. Кемдер бу клипны татарда иң күп каралучы видео ди. Икенче берәүләр кәнәгатьсезлеген белдерә. Шуларның берсе - популяр җырчы Алинә Шәрипҗанова.Карарга