Данир Сабировның тормыш иптәше Миләүшә гаиләдә булган кризис чорын искә алып, Телеграм-каналында үзенчәлекле язма урнаштырган. Баксаң,  бДанир белән Миләүшә бервакыт чак аерылышуга кадәр барып җитмәгәннәр икән.

«Безнең кризис өйләнешкән елда ук булды. Минем кеше түгел икән бу, аерылышырга кирәк дип уйладым. Барысы да Данирның элек йөргән кызы даими шалтыратып торудан башланды. Ул минем Данирга туры килмәвемне әйтә, ә Данир аның шалтыратуларына һәрвакыт җавап бирә, аның белән сөйләшә иде. Ул кыз Данирдан: «Син мине сагынасыңмы?» — дип сорый иде. Сез аны барыгыз да беләсез. Татарстанның атказанган артисты. Ә үзе Данирны түбәнсетеп, аның бернәрсәсе дә булмавыннан көлеп йөрде.

Без Данир белән икебез ике төрле тәрбия алган кешеләр буларак һәм тормышка карашларыбыз төрле булу сәбәпле талаша идек. Мәсәлән, миңа үземне каршы алулары, озатып куюлары мөһим. Ә Данир моны кирәк санамый. Миңа игътибар күрсәтми иде. Ә мин аны әтием белән чагыштырып карый идем.

Ә хәзер Аллаһка шөкер. Үземә нинди ир кирәк, шундыйны тәрбияләдем дип әйтергә була. Мәхәббәт һәм сабырлык барысын да җиңеп чыкты» — дип яза Миләүшә.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

5 × пять =