Бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән, бүгенге көндә продюсер Илфак Шиһапов белән эшләүче популяр җырчы Илназ Гарипов җиң сызганып эшләвен дәвам итә... дияр идек тә, авырып киткән бит әле. Салкын тигән.Карарга
Радик Юлъякшин дигән җырчы бар. Аны әле Элвин Грей дип тә беләләр. Бүген ул бик популяр булып китте бит әле. Кайда гына барса да, көтеп кенә торалар. Шушы көннәрдә ул "Самый шулай" дип аталган яңа концерт сезонына афишасын игълан итте....Карарга
Казаннан Мәскәүгә күченгән җырчы Мәликә Разакова башкалада кул кушырып утырмый. Әле җырлый, әле кинода төшә, әле кызыклы чараларда катнаша. Шундый чараларның берсе Мәскәүдән читтә - Кырым ярымутравында узган. "Таврида" дип аталган яшьләр форумына иҗади егетләр һәм кызлар җыелган.Карарга
Бу хәл сайлаулар булган көнне көтелә. 18 сентябрь көнне, ягъни мәсәлән. Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда ул көнне бәйрәм булачак. Әлмәтлеләрнең күңелен күрергә Мәскәүдән җырчы Дима Билан киләчәк. Шул ук көнне шунда ук Айдар Галимов чыгышлары да көтелә. Карарга
Австралиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Зөлфия Камалова тиздән Россиягә кайтачак. Казанда һәм Мәскәүдә аның концертлары булырга тиеш. Төгәл көннәре әле билгеле түгел. Шунысы билгеле, тамашалар октябрь аенда булыр дип көтелә.Карарга
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов сәер экспериментларын дәвам итәләр. Күптән түгел алар сасыган йомырка, эт ризыгы, исле оекбаш тәмнәрен татып караганнар иде. Хәзер теләсә нәрсәдән пицца ясыйлар. Карыйбыз:Карарга
Хәйруллина Лилия Рөстәм кызы Яр Чаллы шәһәрендә туып үскән. Тормышын сәхнә белән бәйләвенә аптырыйсы түгел, чөнки аның әти-әнисе дә сәхнә кешеләре. Танылган композитор Рөстәм Хәйруллин һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның бердәнбер кызлары ул. Яр Чаллы шәһәренең 54 нче гимназиясен...Карарга
Бүген ТНВ телеканалы редакциясендә матбугат очрашуы узды. Оешманың баш мөхәррире Данил Гыйниятов каләм әһелләренә яңа сезон турында бик күп мәгълүмат бирде. Соңыннан "сорау-җавап" форматына күчтеләр. Иң кызык сорауларның берсен "Татар-Тудей" сайты журналисты Рөстәм Исхаков бирде.Карарга
Шушы көннәрдә Рифат Зариповның "Сабырлык" дигән җырына клип төшерелде. Анда бергә уйнап үскән малайларның дуслыгы еллар узгач та ничек бар шулай саклануы сурәтләнә. Хатын-кызлар арасында дуслык башкачарак була ул. Шуңа күрә аларга бу видеоны карау тыела - барыбер аңламаячаклар.Карарга
Көзге ау сезоны башланды. Бу шөгыль белән "авыру" кешеләр мылтыкларын иңгә асып урман-болыннарга, елга-күлләргә чыгып китте. Аучылыкны яратучылар арасында татарның танылган шәхесләре дә бар. Әйтик, җырчы Раяз Фасыйхов, элек Резидә Шәрәфиева белән җырлаган Равил Галиев, ТНВда "Без тарихта эзлебез" тапшыруын...Карарга
Татар шоу-бизнесында ниләр генә күрмәссең! Кирәк икән җырлыйлар да, кирәк икән бииләр дә, кирәк икән юмор да сөйлиләр. Ә менә әзмәвердәй өч мужикның "Аккош күле" балетын биегәнен күргәнегез юктыр әле. Каршы алыгыз! "Мунча ташы" башкаруында "Лебединое озеро"!Карарга