Зифа Нагаеваның якын дусты Галинур Мөлеков вафат. Бу хакта автор-башкаручы үзенең  социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Районга, туган якларга шатлык белән генә түгел, кайгылар белән кайтулар да чиратлый. Бүген олы кайгы белән Авыргазыбызга кайтып барабыз.

Республикабызга хезмәте белән бик зур өлеш керткән, гомеремне бергә үткән дустым Галинур Мөлековны җирләргә кайтып барабыз. Кызганычка каршы, арабыздан китеп барды», — дип белдергән Зифа ханым.

Википедиядән. Мөлеков Галинур Мөхәррәм улы (рус. Мулюков Галинур Мухаррямович) — галим-иктисадчы, ССРБ-ның фирка һәм хуҗалык эшлеклесе. 1982 елдан КПСС-ның Авыргазы район комитеты секретаре, 1985 елдан — КПСС‑ның Стәрлебаш район комитетының 1‑нче секретаре, 1990 елдан — КПСС-ның Башкортстан өлкә комитеты секретаре; 1991-2007 елларда — «Башсельстрой» җәмгыятенең генераль директоры. Башкорт АССР-ының 12‑нче чакырылыш Югары Советы һәм Башкортстан Республикасының 1‑нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты. Икътисад фәннәре докторы (2001), профессор (2005). Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1992), Россия Федерациясенең хөрмәтле төзүчесе (1999). «Мактау Билгесе» ордены кавалеры (1981). Авыргазы районының мактаулы гражданины.

1949 елның 1 ноябрендә Башкорт АССР-ының Авыргазы районы Яңа Карамалы авылында туган. Милләте татар, югары белемле — 1972 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган.

Хезмәт юлын 1972 елда институтны тәмамлагач «Авыргазы» колхозында баш инженер булып башлый. Ары Авыргазы районы «Сельхозтехника» берләшмәсендә управляющий булып эшли.

1982-1985 елларда Авыргазы райкомында икенче секретарь 1985-1990 елларда КПСС-ның Стәрлебаш райкомында беренче катиб. 1990-1991 елларда КПСС-ның Башкортстан өлкә комитетында икенче сәркатиб. 1991 елдан «Башкирагропромстрой» берләшмәсе начальнигы.

Стәрлебаш районы, 250-нче Яшергән сайлау округынан 1990 елның 11 октябрендә БАССР-ның ун икенче чакырылыш Югары Советының өченче сессиясендә республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткән Башкорт АССР-ының 12-се чакырылыш Югары Советы депутаты. Башкортстан Югары Советының азык һәм аграр мәсьәләләр буенча комиссия әгъзасы булып торган.

Фото: видеодан скриншот

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

3 × два =