Язучы Ләбиб Лерон мәрхүмә журналист Зимфира Гыйльметдинова белән соңгы сөйләшүен искә алган. Зимфира Гыйльметдинова, ковид чире котырып, былтыр декабрьдә хастаханәдә вафат булган иде.

«13 март – журналист Зимфира Гыйльметдинованың туган көне! Онытмыйк шәхесләребезне, догада булыйк! Зимфира «Безнең мирас» журналының даими авторларының берсе иде. Ул филармония тарихына, җырчыларыбызга нисбәтле сәхифә алып барды. Соңгы көннәренәчә телефон аша элемтәдә булдык. «Тизрәк чыгып кит, Хәлим абый Җәләй белән Айдар абый Хафизовлар «терелдек, бүген-иртәгә чыгабыз» дип торганда кинәт нидер (?) булып, үлделәр дә киттеләр», – дидем. «Барысы да яхшы булыр», – диде һәм… шул арада вафаты турында хәбәре килеп иреште…

Зимфира исән чагында сөйләгән бер хатирә. «Сәхнә» журналында ул Туфан Миңнуллин белән бергә эшләде. Туфан абый үлгәннән соң, ул аның турында хатирәләр белән уртаклашкан иде. Зимфира чәй эчеп утырганда сөйләгән тарихны Туфан абый хикәягә салган булган.

Зимфира хатирәсе: «Мин үземнең авыл хикмәтләрен сөйләгәч, Туфан абый «Бику» дигән хикәя язды. Авылда Бикмулла исемле кеше булган, кыскартып, үзен «Бику» дип йөргән. Ул яза белмәгән, сугышка киткәч, хатыны Зәйнәпкә хат язган. Кәгазьне тутырып, күп тапкыр «Бику» дип язып чыккан, башка сүзне яза белмәгән. Хатыны ул хатны арыш урган җиргә алып килгән. Колхоз бригадиры булган әби укып биргән. Хатыны җылы сүз көткәндер инде, әби укыгач: «И чукынчык!» – дигән дә елап җибәргән. Бикмулла исә сугышта исәнлеген белдергән. Туфан абый аны хикәя итеп язды. Ул аны пьесага кадәр үстереп өлгермәде, кызганыч…»

Ни кызганыч, телгә һәм җырга оста Зимфира инде үзе дә исән түгел… – дип уртаклаша Ләбиб ага Лерон.

Фото: социаль челтәрләр

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

20 − 19 =