Күптән түгел әни булган Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә виртуаль дусларының сорауларына җавап биргән. Җырчы «Ни өчен сезнең туй булмады?» – дигән сорауга болай ди:
«Ул вакытта туй уздырырлык мөмкинлегебез юк иде. Әти-әниләрдән акча аласы килмәде. Булган акчага туй уздыру урынына, фатир алырга булдык. Хәзер туй үткәреп торасы килми инде», – дигән ул.
Җырчы шулай ук кечкенә кызы Динәнең үзенең әнисе Лилия Биктимеровага охшавын сөйләгән.
Фото: Татар-информ