Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев урамда махсус грильдә каз пешерергә булган. Ләкин, русча әйтмешли, «что-то пошло не так». Артист каз түшкәсен яндырып-көйдереп бетергән. Инстаграмда ул шуның видеосы белән уртаклаша.
«Казның тышы көйде, ә эче пешмәгән», — ди ул чәнечке белән тишкәләп бетерелгән көйгән казны күрсәтеп. Кадрларда казның мае тамып, каз түшкәсенә ут та капканы күренә.
«Минем гел кешечә түгел инде», — ди Фирдүс Тямаев.
Посмотреть эту публикацию в Instagram