Олы кызлары Эллария быел мәктәпне тәмамлаучы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар баласының киләчәге өчен борчыла башлаган. Алар халыктан болай дип кидәш сорый:
«Эллари 11 сыйныфны тәмамлап югыры уку йортына керергә әзерләнә. Ләкин бу үзгәрүчән дөньяда киләчәктә перспектив һәм күңелгә ятышлы һөнәрне сайлавы да авырлаша. Әлегә үзе дә, без дә кайда барырга икәнне төгәл генә белмибез. Сез ничек уйлыйсыз: бүген-иртәгә, киләчәктә нинди һөнәр ияләре кирәкле булачак? Элларига ни киңәш итәр идегез?»