Җырчы Фирдүс Тямаев олы улы Раянга "Мерседес-чана" алып биргән. Моңарчы әтисенә "Син мине яратмыйсың, чөнки чана алып бирмисең" дип әйтүче малай, балалар бакчасыннан чыгып, әтисе әзерләгән сюрпризны күргәч, сөенеченнән нишләргә белми: кулларын чәбәкли. Карарга
Гастрольләр вакытында артистлар көтелмәгән вакыйгаларга еш очрый. Популяр артист Радик Юльякшин да андыйлардан калышмый. Күптән түгел җырчының Азнакайда узган концерты вакытында мәдәният йортында шартлаткыч матдә булу куркынычы аркасында бинадагы халык эвакуацияләнде.Карарга
Сервисы-агрегаторы, предназначенные для поиска и бронирования номеров в отелях всего мира, пользуются большим спросом у туристов. В России особенную известность приобрел сервис Ostrovok.ru — он предлагает пользователям наиболее широкий выбор и удобные возможности для бронирования.Карарга
Кредитный рейтинг фактически оценивает кредитоспособность отдельного лица. Помимо физических лиц, учреждения, банки и предприятия также имеют кредитный рейтинг. Он рассчитывается для установления кредитоспособности рассматриваемого юридического лица.Карарга
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең төркеменә яшь егетләр эзли. Гастрольләргә еш чыгарга әзер булсыннар. Тагын бер мөһим шарт - талантлы булу. ""Минем төркемдә эшләргә һәм гастрольләргә йөрергә әзер булган талантлы яшь егетләр эзлибез" дигән Илсөя үзенең инстаграмдагы битендә. Астарак телефоны...Карарга
Казаннан Америка кушма штатларына яшәргә киткән Иделия Макарова гарасат турында мәгълүмат бирде. Җырчы Майамида гомер итә. "Бездә бар да яхшы. Ут һәм су биргәнне көтәбез. Башка шәһәрләрдәге кебек зур зыян юк", - ди ул. Һәм шушы фотоларны җибәрә:Карарга
Клип әле әзер түгел. Әмма бер кисәк видеоны Филюс Каһиров инде күрсәтте. Чыннан да, бик матур җир: таулар, елгалар, болыннар. Клип кайсы җырга төшерелә һәм мондый матур табигать кайларда җәелгән - бу турыда мәгълүмат юк. Видеоны карыйбыз:Карарга
Әлеге роликны 5 көн эчендә 100 мең кеше караган. Күпмесе татар, күпмесе румын - билгесез. Элвин румын телендә үзе генә түгел, ә ниндидер бер адәм белән җырлый. Һәм яннарында ярым шәрә бик күп хатын-кызлар. Карыйбыз. Ара-тирә Элвин Грейга да күз...Карарга
Бу шатлыклы хәбәрне "Болгар кызлары"ның тагын берсе Айгөл Зәйнуллина хәбәр итте. Фәнзил Сабиров һәм Гөлүзә Кашапова туе Чаллыда 21 июль көнне узган. Яшь парны чын күңелдән котлыйбыз! Бәхетле булыгыз! Айгөл Зәйнуллинадан берничә фото тәкъдим итәбез. Туй мизгелләре:Карарга
Кинолар төшерүче режиссер Илшат Рәхимбайның велосипедта йөрергә яратуын белә идек. Кызганыч, ике тәгәрмәчле дустын кичә урлаганнар. 20:05 була бу хәл. "Сувар Плаза" сәүдә үзәге каршында калдырган булган. Ике егет урлаган ди. Берсе ак футболкада, икенчесе капюшонлы кара киемнән. Велосипедны күрсәгез -...Карарга
Популяр юморист Данир Сабиров танылган җырчы Лилия Хәйруллинаны Сабантуйда тачкада йөрткән. Кичә Балтач районы Смәел авылындагы хәл бу. Бу яллар яңгырлы булды. Шуңа да күп кенә авылларда Сабантуйда кеше күп булмады. Смәелдә дә бәйрәм кунаклары әз күренә. Аның каравы Данир белән...Карарга
Айдар Галимов яңа клипта төшә. Клип әле әзер түгел, әмма җырчының рәсми сайты инде кайбер фотоларны чыгарды. Җыр "Май кояшы" дип атала. Ул җәйгечә кояшлы, җылы атмосфералы булачак ди.Карарга
Җырчының яңа клибы дөнья күрде. "Кычыткан чыачыгы" җырына төшерелгән видео бик мәзәк килеп чыккан. Рифат Зарипов көндез тәмәке тартканы өчен - аның өстенә бер чиләк су тондыралар. Рифатны батырлыкларга Салават Фәтхетдинов котырта. Карыйбыз:Карарга
Бүген төнлә эстрадабызның мәшһүр җырчысы Әлфия апа Авзалова якты дөньядан китеп барды. Мәрхүм белән саубуллашу 17 июнь шимбә көнне иртәнге 10да Филармония залында узачак. Бөтен татар матбугаты Әлфия апа турында яза бүген. Без исә Земфира Гыйльметдинова архивыннан уникаль фотолар карарга...Карарга
Рузил Мөхетдинов - татар интернетына яхшы таныш. Аның "Булмас.ру" сайты заманында бик популяр иде. Артистлар-җырчылар өчен дә ят исем исем түгел бу. Аның "Чәйнибезме?" дигән сәхифәсе иҗат әһелләре арасында зур шау-шу тудырган иде. Бүген Рузил бер оешмада программалаучы булып эшли....Карарга
Татар җәмәгатьчелеге продюсер, шагыйрь, композитор, язучы, сатирик, тарихчы, хәтта бераз җырчы да Илфак Шиһаповны югалтты. Кичә аны туган якларында Лениногорски районында күмделәр. Илфакның элеккеге хатыны Илсөя Бәдретдинова менә шушылау хушлашты аның белән:Карарга
Андрей Малаховның шимбә кич чыгучы тапшыруында Станислав Садальский белән Татьяна Васильева сугышты. Тамашачылар әлеге мәшһүр артистларны мондый хәлдә күргәннәре юк иде әле. Васильева Садальскийның башта яңагына чәпеде, аннары Садальский элеккеге хатынын буа ук башлады. Соңыннан гына билгеле булды. Буе театраль...Карарга
Бу арада Казан бөкедә утыра. Мәскәүдән килгән зур кунаклар узганын көтеп утырабыз. Бөкеләрнең берсендә Салават Фәтхетдинов та утырган кичә. Берзаман алда барган янгын сүндерү машинасы төтенли башлый. Бу хәл җырчыга бик көлке тоелган. Көлә-көлә видеога төшергән ул аны. Карыйбыз:Карарга
Экс-депутат, меценат, Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе һәм соңгы ара үзен җыр сәнгатендә сынап караучы кеше Фәрит Мифтахов бүген су коенырга барган. Казанлылар җылы курткалар киеп йөргән арада ул Зәңгәр күлгә чумып чыныгу ала. Бу видеоны караганда җылырак киенеп утырыгыз,...Карарга
"Голос.Дети" проекты аша киң җәмәгатьчелеккә танылган Сәйдә Мөхәммәтҗанова Төркиягә барып җирле телеканалда чыгыш ясады. Татарча сөйләшсә дә, алып баручылар аны аңлады булса кирәк. Үзләре төрекчә сөйләште. Карыйбыз һәм горурланабыз:Карарга
Гадәттә, баш бармак һәм чәнти бармакны тырпайту - хәмер эчүне яки хәмер эчергә чакыруны аңлата. Бәлки, Башкортстанда ул башка нәрсәне аңлатадыр? Һәрхәлдә, Әнвәр Нургалиев үзенең улы белән төшкән фотода икесе дә баш бармак һәм чәнтиләрен тырпайтканнар. Моны күреп, интернетка кереп...Карарга
Кояш көннән-көн җылырак кыздыра, җәй дә озакламас. Ә кайбер илләрдә җәйнең киткәне дә юк. Мәсәлән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә. Шушы көннәрдә анда гаиләләре белән Салават Фәтхетдинов һәм Җәвит Шакиров ял итә. Дубайда диңгез ярында кәрт сугып, "дурак" уйнап яталар. Видео карыйбыз: Карарга
Ләйсән Гимаеваның "Кил яныма" дип исемләнгән яңа клибы дөнья күрде. Күпләр әлеге клипны күзәткәндә "менә хәзер Булат та килеп чыгачак" дип уйлыйлар икән. Ләкин Булат кына нишләптер клипта бер дә күзгә чалынмый, һәрхәлдә Ләйсән үзе: "Булат анда бар" дип әйтсә...Карарга
Легендар җырчы Илһам Шакиров сюрпризларга һәвәс. Бүген, 8 март көне алдыннан Татар филармониясе кызлары мәшһүр мэтрдан үзенчәлекле бүләк алды. Автографлы торт! "Шакиров" дигәндә "в" хәрефе урынына символик рәвештә "скрипичный ключ" куйган. Сүз уңаеннан, "скрипичный ключ" татарча ничек була?Карарга
Илфак Шиһаповның сәхнәдән җырлый башлавы турында матбугатта хәбәр булды. Әмма моны беркемнең дә күргәне юк иде. Кулыбызга бер видео килеп керде. Илфак Шиһапов репетициясе. Җыр тулысы белән кермәгән. Шулай да карагыз:Карарга
Элек ТНВда һава торышы әйтүче, хәзер иртә белән чыгучы "Народный будильник" тапшыруын алып баручы Ассоль Мөхәммәтҗанова үзенең инстаграмына шушындый фото элеп куйган. "Немного эротики в ленту" дип имзалаган ул аны. Бу фотода кайберәүләр, бәлки, артык эротика да күрмәс, әмма автор...Карарга
Бу турыда җырчы-остаз үзенең инстаграмында хәбәр итте. "Начались репетиции ,,Узгэреш Жиле-2,у нас классный пианист-музыкант ,композитор,оранжировщик -Юра Федоров" - дип язган ул (орфографиясен сакладык). Узган "Үзгәреш җиле"н бик каты тәнкыйтьләделәр. "Ветер перемен" түгел бу, ә "деньги на ветер", - диде Салават....Карарга
Гашыйклар көненә Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова өр-яңа клип тәкъдим итте. Ул "Мәхәббәт ул шундый" дигән җырга төшерелгән. Гүзәлне төрле кыяфәттә күргән бар иде. Әмма мондый кыяфәттә күргән юк иде әле. Уразованың иң тәмле клибы бу диючеләр дә бар. Чыннан да,...Карарга
"Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмовның ТМTV каналында эшләп йөрүе юкка булмаган. "Тәмле көрәш" дип аталган кулинар шоуны алып барып ул үзе дә пешекче булып шомарып беткән. Махсус Гашыйклар көненә дип әзерләгән видеосында Булат файдалы киңәшләрен бирә. Интернетта бу файдалы киңәшләрне...Карарга
Башкортстанда яшәп иҗат итүче популяр җырчы Айдар Галимовның да яше бар. Быел 23 февраль көнне аңа, Алла боерса, 50 яшь тулачак. Җырчы 1967 елны Кызыл армия көнендә туган. Юбилей уңаеннан "Айдар " театр-студиясе бәйге игълан итте. Кем дә кем Айдар...Карарга
Салават Фәтхетдиновның укучылары ерак гастрольгә китәр алдыннан укытучыларыннан хәер-фатиха сорый, күрәсең. Татарстанның халык артисты йортында кунак өзелми. Бер көнне төнге бердә Данир Сабиров белән концерт сценарие төзеп утыралар, икенче бер көнне Рифат Зарипов Башкортстанга концертлар белән чыгып китәр алдыннан Зәкиечтән...Карарга
Кичә кайбер матбугат чаралары шоумән Җәвит Шакировның авыруы турында язып чыктылар. Чынлыкта бу шаяру гына булган. "Бүген һич көтмәгәндә ветрянка килеп чыкты, кайда булгандыр ул моңа чаклы", - ди юморист. Карарга
РСФСРның халык артисты, Г.Камал театры актеры Равил Шәрәфиев Салават Миңнеханов машинасында бара. Һәм шоферга күңелсез булмасын димпе Пушкинның "Зимнее утро" шигырен укый. Салават белән Равил абый стоматологиядә очрашканнар булса кирәк. Һәм Миңнеханов Равил абыйны өенә алып кайтып куярга тәкъдим иткән.Карарга
Шоумән Рамил Шәрапов бассейнга йөрергә дә вакыт таба икән. Дөрес, эш белән мәшгуль булып, су коенырга бик соң йөри. Менә бу юлы да тунге 11нче яртыга калган. Бассейнда берүзе. Шуның белән файдаланып, суга чумып матур бер трюк күрсәтергә булган ул....Карарга
Татарның популяр җырчысы Хәния Фәрхи Яшел Үзән районы Нурлат авылында урнашкан балалар йортына ике куян бүләк итеп калдырган булган. Шул йомшаккайлар хәзер икәү генә түгел, ә берничә ди. Ишәйгәннәр. Бу яңалыкны "Pro Город" газетасы хәбәр итә.Карарга
"Рәвешләр" юмор театрыннан Әбри Хәбриев инстаграмда күңелсез фото бастырды. Дөрес, елмаеп төшкән үзе, күңелле итеп. Әмма уң күзенә нидер булган. "Үземә үзем манчыдым", - дип шаярды ул күпсанлы сорауларга җавап итеп. Бу, әлбәттә, шаяру гына.Карарга
Россиянең төрле төбәкләрендә Элвин Грейга гашыйк кыз балалар үз кумирларын көтәләр. Шушы көннәрдә Радик Юльякшинның февральдә кайларга барачагы, кайларда концерт куячагы билгеле булды. Үз шәһәр-районыгызны шушыннан эзләгез. Һәм комментарийларда языгыз, Радикны кайсы якларда көтәсез тагын?Карарга
Кайберәүләр җырчы һөнәрен нормаль һөнәргә санамый. Һөнәр мени инде бу станок каршында тормагач, кирпеч ташымагач. Ә бит җырчылар да зур хезмәт куя. Авыр хезмәт куя. Һәр һөнәрнең үз авырлыгы. Алай гына да түгел, күп кенә җырчылар теге яки бу оешмаларда...Карарга
Булган хәл. Бер яшь егет йолдыз булмакчы. Акчасы да юк түгел бугай, яңа җырлар эзли, аранжировкалар яздыра. Көн дә продюсерлык үзәгенә килә ди. Яңа җырның яхшылап онытылган иске җыр икәнлеге билгеле бит инде, бу егет тә Салих Сәйдәшевның “Хуш, авылым”...Карарга
Бүген 8 гыйнвар көнне Татарстанның атказанган артисты, күп тапкырлар "Алтын барс" премиясе лауреаты Гүзәл Уразова үзенең туган көнен бәйрәм итә. Күпме тулды дип сорамагыз. Хатын-кызның яшен сорамыйлар. Үзенең туган көненә атаптырмы, Гүзәл өр-яңа клип тәкъдим итте. "Синең белән минем сөю"...Карарга
"Бурановские бабушки" поп-төркеме Яңа ел бәйрәменә үзенчәлекле видеокотлау эшләгән. Тыңлап карасагыз, анда рус телен дә, удмурт телен дә ишетерсез. Кайвакыт татарча җырлыйлармы әллә дигән шик тә туа. Чөнки телләребез бик охшаш. Һәрхәлдә "бабай" дигән сүзне ишетеп калдык әлеге видеода. Сез...Карарга
Популяр язучы һәм блогер Марат Кәбиров быел тәмәке тартуны ташларга булган. "Быел тәмәкене ташларга вәгъдә иттем. Тәмәке пачкасы бетеп килә. Әле менә уйлап утырам, мин бит ел башыннан ташлыйм дип әйтмәдем... ) аны утызынчы декабрьдә ташларга да мөмкин... Так то...Карарга
Соңгы елларда  интернет – флешмоблар зур танылу алдылар. 2016 нчы елда шуларның берсе Манекен Челлендж (Mannequin Challenge) булды. Аның асылы шунда: катнашучылар видеога төшерү барышында төрле кыяфәттә хәрәкәтсез калырга тиешләр.Карарга
Уены-чыны бергә! "Татар радиосы"ның юморной егетләре Айваз Садыйров, Алмаз Гыйльметдинов һәм Ренат Галиәскәр үтә дә мәзәк видео ясаганнар. Имеш, татар эстрадасы йолдызлары WhatsApp-та үз төркемнәрен булдырганнар һәм шунда аралашалар. Карыйбыз:Карарга
Кыш көне күпләр тәннәрен чыныктырып калырга тырыша. Саф һавада йөри, чаңгы шуа, хәтта Казан читендәге мәңге катмас Зәңгәр күлдә коенучылар да бар. Мондый экстремаллар җырчы-күлән, актер-артист тирәсендә дә бар. Мәсәлән, Буа дәүләт сатира театры җитәкчесе Раил Садриев.Карарга
"Татар җыры" фестивале узган саен үзенең "Бәйләнчек кеше язмалары" сериясендә 90% җырчыны тар-мар итүче журналист Искәндәр Сираҗи шушы көннәрдә Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә булып кайткан. Җылы илгә ул улы Арыслан белән барган. Карарга
Кичә, 23 декабрь көнне ТНВ телекомпаниясе, "Болгар радиосы" һәм "Реальное время" электрон газетасы (бу басма да әлеге холдингка керә) хезмәткәрләре Яңа ел корпоративы уздырдылар. Бәйрәм "Пирамида"ның төп залында узды. ТНВшниклар сәхнәдән концерт карау белән беррәттән үзләре дә төрле номерлар белән...Карарга
"Татар җыры" узганга 1 атна. Ә фестиваль турында сөйләшүләр һаман тынмый. "Матбугат.ру" сайтының инстаграмдагы битендә быелгы "Алтын барс" турында 60лап комментарий калдырганнар. Абсолют күпчелеге - тәнкыйди. Сезнең игътибарга әз-ме күпме йомшакларын гына җыеп тәкъдим итәргә булдык. Орфографиясен үзгәртми бирәбез:Карарга
Махсус фотосессияләрне хәзер бала көткәндә дә, бала тугач та ясыйлар. Көчле тавышлы җырчы Филүс Каһиров та хатыны Эльмира белән икенчегә барырга җыеналар. Ә җыенган арада матур итеп фотосессия оештырганнар. Андый стильне руслар "В ожидании чуда" дип атый. "Могҗиза көткәндә" булып чыга...Карарга
"Барс-Медиа" ширкәте матур итеп эшләү генә түгел, матур итеп ял да итә белә. "Татар җыры"н үткәреп чыккач, җилкәләреннән таш төшкән кебек булгандыр. Хәзер инде бәйрәм итәргә дә була. "Барсларның" корпоративлары быел 20 декабрь көнне Казанның "Дом татарской кулинарии" дигән ресторанында...Карарга
Ярый инстаграм бар әле. Кемнең нәрсә эшләгәнен белеп торасың. Ашау-эчү, чаңгы шуу фотолары арасында шактый үзенчәлекле фотосессияләргә дә тап буласың. 5 кызлы йорттан чыккан Аиша да шундыйны ясаган. Үзенчәлеге шунда ки, тәнендә, ничек дип әйтергә икән... ачык җирләре күп. Аиша үзен...Карарга
Бүген Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә журналистлар белән очрашты. Минтимер Шәриповичка багышланган чираттагы китап презентациясендә каләм әһелләреннән тыш мәдәният-сәнгать кешеләре дә бар иде. Күбесе Минтимер Шәймиевне чын күңелдән котлады һәм мактады.Карарга
Бүген Казанның "Пирамида" дигән бер концерт залында "Татар җыры" дигән матур гына бәйрәм узды. Әлеге җыр бәйгесе инде 17нче тапкыр үткәрелә. Айдар Галимов анда ел саен җиңүче. Бәйрәмнең төп бүләген - "Алтын барс" сынын җырчы бу юлы Сафия исемле оныгына...Карарга
Икенче тапкыр әти булды диләр кайберәүләр андый вакытта. Ничек инде икенче тапкыр әти булып була? Бер тапкыр гына әти булырга мөмкин. Хәер, читкәрәк кителде. Күңелле яңалыгыбыз бар. "Рәвешләр" дип аталган юмор театры артисты Фәрит Галиев күптән түгел икенче тапкыр әти...Карарга
Соңгы 10-15 елда татар эстрадасында иң популяр җырлар композитор Оскар Усманов тарафыннан иҗат ителә дисәк, арттыру булмас. Һәрхәлдә, "Татар җыры" фестиваленең "Алтын барс" премиясен алучы хитлар арасында Оскар көенә язылганнары ел да була. Хәтта берәү генә дә түгел, кайвакыт берничә....Карарга
Яшь татар композиторы Эльмир Низамов 14 декабрь көнне Германиядә чыгыш ясаячак. Монда ул «Брауншвейгские диагонали»дигән музыкаль фестивальдә катнашыр дип көтелә. Брауншвейг шәһәре - Казанның побратимы. "Артистлар.ру" тәрҗемәчесе бүген өенә иртәрәк кайтып китү сәбәпле, бу пресс-релизны рус телендә тәкъдим итәбез.Карарга
9 декабрь көнне Казанның "Ак барс" яшьләр үзәгендә татарча КВН узды. ШТК дип тә әйтәләр аны - шаяннар һәм тапкырлар клубы ягъни мәсьәлән. Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез һәм фотолар бирәбез:Карарга
Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр "Алтын барс" премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. "Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел", - дип сөйләде Фирдүс.Карарга
"Идел" яшьләр журналы FAMILY LOOK дигән кызыклы фотобәйге уздырган иде. Фотосурәтләрдә әти-әниләр үз балалары белән бер үк төстәге кием киеп фотога төшәләр. Шушы көннәрдә Казанның "Туган авылым" ресторанлы күңел ачу комплексында тантаналы рәвештә фотобәйгегә йомгак ясалды. Фоторепортаж карагыз:Карарга
Бу язманы элгәндә Ира Смелаяның "Татарка - Алтын" клибын инде 2 миллионнан артык кеше караган иде. Кемдер бу клипны татарда иң күп каралучы видео ди. Икенче берәүләр кәнәгатьсезлеген белдерә. Шуларның берсе - популяр җырчы Алинә Шәрипҗанова.Карарга
Шушы көннәрдә җәмәгатьчелек Әниләр көнен бәйрәм итте. Чәчәк һәм бүләк кибетләре товар сатып калды, ватсап һәм контактлар котлау спамнары белән тулды. Шулай да, иң матур бәйрәмнәрнең берседер бу - Әниләр көне.Карарга
Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул "Хыялларда бәхет эзлибез" дип атала. Җырның авторлары - шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне...Карарга
Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча ТНВ төшергән "Ак чәчәкләр" киносериалы премьерасына нәкъ бер ел булды. Узган елны шушы көннәрдә ул беренче тапкыр эфирга чыккан иде. Кинода төп рольләрне уйнаган артистлар очрашкан шушы арада.Карарга
Гаугалы журналист Искәндәр Сираҗи бүген яшь журналистлар белән очрашты. Искәндәр әфәнде үзенең кискен фикерләре белән таныш, шул исәптән татар эстрадасына карата тәнкыйте белән дә. Бүгенге очрашуда "Сираҗи сэзе" газетасы баш мөхәррире күп кенә җырчыларга тәнкыйть яудырды.Карарга
Башкортстанда популяр җырчы Илнур Юламановтан бүген өр-яңа клип тәкъдим ителде. "Артистлар.ру"да премьера дисәң дә була. Илнурны күпләр юмор остасы, пародист буларак та белә. Аның һәр клибы юмор хисе белән сугарылган. Бүгенгесе - искәрмә түгел. Җырның авторы да, клипның режиссеры да...Карарга
700 татар җырчысына барысына бергә ничә клип барын әле берәү дә санап карамады бугай. Хәзер үзеңнең иҗатың белән генә түгел, клибың белән дә шаккатыру авыр. Каен янында клиплар бар, "Мерседес" белән төштеләр, стилягилар булды... Нишләргә? Ни белән шаккатырырга? Раяз Фасихов...Карарга
Рәфинә
Татар халкына хас булмаган, ярымшәрә тәннәрдән торган клиплар караган чакта күңел гел матур клиплар барлыкка килүенә өметләнә, юрый иде. Татар юрап китерә,ди.  Менә әлеге көннәрдә генә яшь җырчы Рәфинә Ганиуллина тамашачысы игътибарына, Зәмирә Гәрәева җитәкчелегендә төшерелгән, өр-яңа клибын тәкъдим итте....Карарга
Күңелле яши Зиннуровлар. "Хатынга төрттердем әле. Минәйтәм, безнең гаиләдә хет Назлы малайлар алып кайта", - ди Зөлфәт. Инстаграм ярдәмендә Назлы исемле этләре дә әкренләп эстрада йолдызына әйләнеп бара.Карарга
Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гимаева көлкеле скетчларын дәвам итә. Инде дүртенче сериясе дөнья күрде. Анда йолдызлы гаилә көндәлек тормышыбызны көлкеле ситуацияләр аша күрсәтеп бирә. Ир белән хатын тормышы өйләнешкәнче һәм өйләнешкәч ничек була? Менә күрегез:Карарга
Җырчы Илназ Гарипов үзенең сыны рәвешендә ясалган торт белән сыйланган. Сыйланган тортның фотосы белән Илназ үзенең Инстаграмында бүлеште. Түгәрәк тортның уртасында микрофон тоткан җырчы егет басып тора, ә тортны “Ильназ Гарипов” дигән язу белән әйләндереп алганнар.Карарга
Инстаграмда аккаунты булмаган татар җырчысы бар микән бүген? Айваз Садыйровның да бар ул, гәрчә җырчы булмаса да. "Татар радиосы"ның баш мөхәррире күп кенә дусларының, танышларының тормыш-көнкүреше белән шуннан танышып бара. Әмма инстаграмдагы постларның кайберләре аны аптырашта калдыра.Карарга
Җырчы Ләйсән Гимаеваның әнисе бүген туган көнен билгеләп уза. Ничә яшь тулганы билгесез. Бәйрәм уңаеннан Гыймаеваны Гимаева дип яздык, чөнки үзе шулай куша. "ӘНИЕМ! Кадерлем! Алтыным! Бәгърем! Туган көнең белән сине! Озак яшә! Сәламәт бул! Без сине бик нык яратабыз"...Карарга
Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем "Син һәм мин" дигән яңа концерт сезонына әзерләнә. Быел концертлар бик чыгымлы булырга охшаган, чөнки тере тавыш, реаль уен кораллары булачак. "Флешка тыгып концертка йөрү заманы артта калды, үсәргә кирәк", - ди Салават. Чыннан да әгәр Казанга...Карарга
Үзәк телевидениеләрдә бер-бер артлы гауга чыгарып торучы җырчы Руслан Трапезников русча җырлый башлагач, инде татарчага әйләнеп кайтмас дип уйлаган идек. Кайтты. Шушы көннәрдә ул өр-яңа клибын чыгарды. "Мәхәббәтне кем уйлап тапкан?" дип атала ул. Видео көз көне төшерелгән, шуңа күрә...Карарга
Илфак Шиһапов һәм Айсылу Габдинова турындагы имеш-мимеш учагына утынны җырчы һәм продюсер үзләре үк өстәп тора. Игътибарыгызга кызыклы видео. Бу юлы Илфак интервьюер, ә Айсылу интервью бирүче ролендә. Ни кызык, Шиһапов Габдиновага "Сез" дип эндәшә, әйтерсең, алар шушы видеоны төшерү...Карарга
Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшинның "Красивая/Хороший" дигән хиты ныклы адымнары белән тамашачы күңелләрен яулый бара. Шунысы кызык, әлеге җыр рус телле аудиториягә дә бәреп керергә мөмкин. Әйтик, Казанда иң популярлар рәтендә булган рус телле "БИМ-радио" эфирында ул көненә әллә ничә...Карарга
Бу массажны җырчыга дусты ясаган. Бик куркыныч һәм бик авырттыра торган массаж бу, ди Илназ Гарипов. Шуңа да карамастан, сеансны тагын кабатламакчы. Фотода күрсәтелгән дәвалау ысулы хиджама да кебек, хиджама түгел дә кебек. Карарга
Радик бу турыда үзе хәбәр итте. "Встретились, посидели, поговорили и решили что мы нужны друг другу. Будем радовать вас новыми и интересными творениями", - диде ул. Ә менә төп-төгәл 4 ай элек, ягъни 2016 елның 10 июнендә социаль челтәрендә болай...Карарга
"Голос" проекты аша Россия күләмендә танылган якташыбыз Эльмира Кәлимуллинаның бүген кәефе күтәренке. Чөнки әнисенең туган көне. "Безнең әни - иң яхшы әни! Аның акыллылыгы һәм зирәклеге алдында баш иям", - ди Эльмира. Котлауларга "Артистлар.ру" сайты да кушыла.Карарга
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм "Гүзәл-Илдар" җыр театры директоры Илдар Хәкимов тамашачыларын сюрпризлар, яңалыклар белән сөендереп кенә тора. Әле берсеннән-берсе кызыклы, үзенчәлекле челенджлар дисеңме, әле яңа җырлар, клиплармы, йә булмаса шаккатмалы бәйгеләрме – Гүзәл белән Илдардан яңалык көт тә...Карарга
Татарстанның атказанган артисткасы, “Голос” тамашасы җиңүчесе, “Евровидение”дә катнашкан якташыбыз Динә Гариповның бу көннәрдә эш графигы бик тыгыз. Башка бик күп артистлар кебек үк ул да концерт сезонына әзерләнә. 12 ноябрь көнне Мәскәүдә җырчының "сольный" концерты булачак.Карарга
Бик күп кызларны үзенә гашыйк иткән, бүгенге көндә продюсер Илфак Шиһапов белән эшләүче популяр җырчы Илназ Гарипов җиң сызганып эшләвен дәвам итә... дияр идек тә, авырып киткән бит әле. Салкын тигән.Карарга
Радик Юлъякшин дигән җырчы бар. Аны әле Элвин Грей дип тә беләләр. Бүген ул бик популяр булып китте бит әле. Кайда гына барса да, көтеп кенә торалар. Шушы көннәрдә ул "Самый шулай" дип аталган яңа концерт сезонына афишасын игълан итте....Карарга
Казаннан Мәскәүгә күченгән җырчы Мәликә Разакова башкалада кул кушырып утырмый. Әле җырлый, әле кинода төшә, әле кызыклы чараларда катнаша. Шундый чараларның берсе Мәскәүдән читтә - Кырым ярымутравында узган. "Таврида" дип аталган яшьләр форумына иҗади егетләр һәм кызлар җыелган.Карарга
Бу хәл сайлаулар булган көнне көтелә. 18 сентябрь көнне, ягъни мәсәлән. Әлмәтнең "Нефтьче" мәдәният сарае каршындагы мәйданда ул көнне бәйрәм булачак. Әлмәтлеләрнең күңелен күрергә Мәскәүдән җырчы Дима Билан киләчәк. Шул ук көнне шунда ук Айдар Галимов чыгышлары да көтелә. Карарга
Австралиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Зөлфия Камалова тиздән Россиягә кайтачак. Казанда һәм Мәскәүдә аның концертлары булырга тиеш. Төгәл көннәре әле билгеле түгел. Шунысы билгеле, тамашалар октябрь аенда булыр дип көтелә.Карарга