Минзәлә театры артисткалары Эльмира Әхмәтханова белән Эльмира Гәрәеванең авариядә фаҗигале төстә һәлак булуларына алты ел узып киткән. Якташлары, шагыйрә Инзилә Галиуллина аларга багышлап шигырь язган.

«Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә драма театрының сүнмәс йолдызлары, ике Эльмирага багышладым. Кызлар, сез – йолдызлар! Урыннарыгыз оҗмахта булсын», – дип яза ул үзенең ВКонтакте сәхифәсендә:

Онытмадык, сез һаман да истә.

Шундый гүзәл, һаман чибәр сез!

Еллар гына инде алга чаба,

Йөрәкләрдә безнең исән сез.

Үтә гомер еллар йомгагында,

Сүтелә дә көннәр сүтелә.

Кемнәр бар да, кемнәр юк диеп,

Бик еш менә никтер әйтелә.

Театрның сүнмәс йолдызлары

Балкып яна бүген күкләрдә.

Сагынабыз, тик кайтарып булмый,

Ашыктыгыз, кызлар, никләргә?

Олы юлга чыксам дога укыйм,

Догалар бит саклый һәр җирдә.

Тыныч күңел белән үтеп булмый,

Сезнең гомер өзелгән җирдән.

Дога укыйм, белгәнемне сорап,

Ялварамын, Аллаһ ишетсен.

Сезнең барган урыннарыгызны,

Аллаһ бары ожмахта итсен.

Онытмадым ике Эльмираны,

Бүген, дуслар, алдым исемә.

Дога булсын шушы язган шигырь,

Сабырлык телим калган кешегә.

Гомер үтә, әни назын тоймый

Үсеп килә инде балалар.

Дәва табып булмый яраларга,

Өстәлә дә куя яңалар.

Бездән киткәннәрне искә алып,

Укыйк әле, әйдә, бер дога.

Урыннары ожмахларда булсын

Гөнаһларын, Аллаһ, ярлыка.

Амин…

Фото: https://vk.com/id511308076

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

15 + 12 =