Татар эстрадасының җырчысы Динә Латыйпова «ТМТВ» каналында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында катнашкан. Анда ул игезәк кызлары туачагын белмәве һәм бик авырлык белән бала табуы турында сөйләгән.

«Ике бала буласын белмәдем. Ул вакытта меңгә бер кесарев кисеме ясаганнардыр. Минем хәлем авырайган, аңымны югалтканмын, бөерләрем эшләми башлаган. Башта үземне коткарырга тырышканнар, аннары – балаларны. Алар борылмаган да, аяк белән туганнар. Балаларның туганын белмәдем. 2 көннән аңыма килдем. Миңа «кызларың бар икәнен белмисеңдер әле» диделәр… «лар» дигәннән генә мин 2 бала тапканымны белдем. Берсе 2200 грамм, икенчесе 1800 грамм булып туган. Аннары «бер балаң авыр хәлдә, алай-болай булуы ихтимал» диделәр. Бер кызның гемоглобины түбән булган икән, Рафаэльне чакыртып, әтисенең канын салдылар. Балалар белән ята торган бүлеккә күчергәч, кычкырып елап җибәрдем, ашатырга сөтем дә юк. Шунда ятучы аналар балаларны имезештеләр. Бер хатынның ире белән Рафаэль танышлар иде, ул 9 айлык баласы белән ята иде, ул минем балаларны ашатты. Әле хастаханәдән чыккач та килеп ашатып йөрде. Аннары инде үземнең сөтем төште», – дип сөйли җырчы.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × 2 =