3 бала әнисе Лилия Хәйруллинаның төпчек улы Ратмир балалар бакчасына йөри башлаган. Бу хакта хис-кичерешләре белән уртаклашып җырчы болай дип яза:

«Стресслы көннәрем. Рати бакчага китте. Беренче тапкыр калулар, баланың күз яшьләре, минем кайгыруларым… Бу юл аша инде ничә тапкыр үтсәм дә, моңа ияләшүе мөмкин түгел. Алайса: «Ярар, бакчага беренче балаң китми бит», – дип әйтүчеләр бар. Гомумән алганда, һава торышы алмашыну, иртә торулар һәм тормышымдагы башка үзгәрешләргә әзерләнергә тырышам. Безгә 2 яшь тә 2 ай. Кемдер баланы бакчага иртәрәк тә бирә. Мин үзем балалар бакчасына бөтенләй йөрмәгәнмен. Сарман районында әби белән бабайда яшәдем. Шуңа да 1нче сыйныфка кадәр русча сөйләшә белми идем диярлек. Әни булу җиңел түгел», – дигән җырчы.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

четыре × четыре =