Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләрдә кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашкан. «Дөньядагы үзгәрешләр бик борчый», — ди ул.

«Кәеф булмаса ничек яшәргә? Телевизор, интернет, радиодан яңалыкларны тыңлыйсы килмәгән вакытта да, уңай якка үзгәрешләр бар микән, дип көтеп аласың. Үземнең әллә ни яңалыгым юк, әмма дөньядагы үзгәрешләр бик борчый, мине генә түгел, бар кешелекне.

Яңа җырларымны әзерләп утырганда, үзем сезнең янга яңа концертлар белән барып җитеп булыр микән дип уйлыйм… Җырын тыңларга, концертка, ял итәргә барырга да өлгерергә була, әгәр тынычлык, куңел ышанычын акларлык стабильлек булса.

Тартып-сузып яшәгәндә, соңгы эшеңнән дә мәхрүм калсаң ,вакытында эш хакың килеп тормаса, күтәренке рух каян булсын, халыкның концертка барып ничек итеп җыр тыңлап утырасы килсен инде, дим. Кая гына җиткерергә ул акчаны?

Дөнья хәлләре үз эшен эшли бит… Шунысы өметләндерә, барысы да уңай хәл ителер дип ышанабыз! Барыбыз өчен дә бу тыңгысызлыклар уңай һәм тизрәк хәл ителсен. Дөньялар тынычланып, илдә кайгы-хәсрәткә урын калмасын! Әйе, көтәбез, көтәбез», — дип яза Зәйнәб.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

18 − один =