Алып баручы, нәфис сүз остасы Алмаз Мирзаянов белән күңелсез хәл килеп чыккан. Бу хакта Алмаз инстаграмда уртаклаша.

«Сезнең «заначкагыз» бармы ул? Хатыныгыз, ирегез белми торганы турында әйтәм. Мин кайвакытны берәр кая яшереп куям да, аннары түзмим, уртак бюджетка кушам. Икебез бер эштә эшләгәч урлаган кебек хис итәм үземне.

Хәзер гомумән үзем белән акча йөртмим. Чөнки, кая барсам да «выручи пожалуйста» дигән абыйлар магнит кебек тартылалар миңа. Ә мин ыштансыз, соңгысы булса да чыгарып бирәм. Дөнья йөзендәге ничә баш, иртәгә чатнап авыртасын белеп, «төзәлгәндер» минем аркада. Зыянлы файда. Аларны мыскыллап әйтүем түгел, беркем дә андый көн булмас дип әйтә алмый, Аллаһ сакласын. Авылдан беренче тапкыр үзем генә чыгып киткәндә үк талаганнар иде инде мине.

Курсташ малайларның әниләре акчаны, трусикның эчке ягына кесә ясап, шунда тыгып җибәрәләр иде. Мин бит инде бала-чага түгел анда тыгып йөрергә, инде 16 тулган «серьезный мужик»!

Бер айга җитәргә тиешле әни биргән 600 сум акча «дорожный» сумкамның алгы кесәсендә генә. Әлмәт автовокзалында яныма килеп утырган «выручи пожалуйста»ның үзәк өзгеч тарихын тыңлап утырган арада теге 600 сумнан җилләр искән.

Аннары да әллә нинди вакыйгалар булды инде. Андый чакта башыңны җүләргә салу иң әйбәт вариант икән. Төн уртасында тулай торакка кергән урам малайлары алдында да «ку-ку» булуың сугышуга караганда мең өлеш яхшырак булды!

Менә хәзер дә, кайбер нәрсәләргә карата шул алымны куллансаң яхшырак! Җиңелрәк! Кайбер кешеләр шулай нык оста ул өлкәдә, шаккаткыч!!! Бер өем җүләрләр акыллы кыяфәт чыгарып йөргән илдә, аңлыларга да бераз тилереп алу ярый торган гамәлдер!», — ди Алмаз.

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

2 × один =