Кичә, 23 декабрь көнне ТНВ телекомпаниясе, «Болгар радиосы» һәм «Реальное время» электрон газетасы (бу басма да әлеге холдингка керә) хезмәткәрләре Яңа ел корпоративы уздырдылар. Бәйрәм «Пирамида»ның төп залында узды. ТНВшниклар сәхнәдән концерт карау белән беррәттән үзләре дә төрле номерлар белән чыгыш ясады. Екатеринбург хәбәрчесе Әлфия Габдушева тынлы уен коралында уйнады, Светлана Звонарева җыр башкарды, ә «Болгар радиосы» егетләре «Шәрыкъ кызы» җырын бәрделәр. Фотоларда кемнәрне таныдыгыз, комментарийларда языгыз.
_sbwmybr8x4

1

2

3

4

5

6

c5onj1y_09s

fvqtagudids

fy3kl6bopqk

geumbfa94ia

jzdedn3nxaq

nz2xu1hu494

rfvmyfzb1da

Фото: vk.com, instagram.com

  1. Тнв Хэм болгар радисы, татар Милли премиясен булдырыгыз зинхар! Халык сайлый торган итеп. Эстрада олкэсегдэ

  2. ТНВ ны караучы гына бик аз. Халык акчасын эрэм- шэрэм итэргэ хакыгыз бармы сон?

  3. Зәлия:

    ТНВның «Сиңа миннән сәлам»тапшыруының йөгерек юлына телефон аша котлау тексты җибәргән идек.3 нче декабрь көнне телефоннан акча алынды, «котлавыгыз чыгар»дигән хәбәр килде.Кадерле кешебезне экран каршысына утырттык, 2 сәгать көтеп утырды бичаракай,ә котлау чыкмады.10 декабрь көнне 2 тапкыр җибәрдек,шул ук хәл кабатланды.Икесендә дә муз. редакторга шалтыраттым.Ул «бу безнең җаваплылыкта түгел» дигән җавап кына бирде.Бер телефон номеры бирде.Алар кире муз. редакторга шалтыратырга кушты.Муз.редактор 2-3тапкыр шалтыраткан саен «үзем белешеп, кире шалтыратырмын»дип җавап бирде.16сы көнне тагын шалтыраттым.»Ник миңа шалтыратып аптыратасыз?-дип канәгатьсезлеген белдерде.Шалтыратуларның санының исәбен югалтып,көч-хәл белән цифр.технологияләрдәге бер ханым белән элемтәгә кереп,ул :»Сезнең котлавыгыз чыккан, бездә шулай күренә «-дип шаккаттырды.Аңлата торгач:»Сез текстыгызны татар шрифты белән җибәргәнсез»-дип икенче мәртәбә шаккаттырды.Бу нинди җавапсызлык микән?!Белешә торгач, мондый хәлләр минем белән генә булмаган икән.Икенчедән, татар телендә бара торган тапшыруда татар телендәге язуны кабул итмәүне хәзерге заманда ничек аңларга? 3 нче талпынуда котлау чыкты, ләкин тексттагы хаталары күзгә бәрелеп тора иде.ТНВны яратып карый торган безнең менә шулай итеп күңелебезне төшерделәр.

  4. Бер егет:

    Егетлэрегез эз, кызларыгыз куп булган. Нигэ мине чакырмадыгыз?

  5. Исемсез...:

    Бер кабатлаган тапшыруларны кабатлап ачуны чыгарасыз…Яна
    Ел ялларында да эйтте диярсез шулай булачак.

  6. сәфәрче:

    Әй. аулак өй. аулак өй! Һәммәсе дә кодагый- кодачалар, матур итеп җырлап-биеп , күңелләрен ачалар….
    Ә ике егеткә — бер киңәш. Сезгә я өйләнергә, яки өйрәнергә генә кала. Аулак өйгә эләгү өчен, чып- чынлап җырлап, бии белергә кирәк!!

Язарга

Ваш e-mail не будет опубликован.

Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:

<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>

три + 17 =